В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген шәһәр мэры Илсур Метшин төзелеш эшләре барышын тикшерде
Мәскәү районындагы «Тасма» спорт мәктәбе базасында республикада бердәнбер мәйданчык булган Җәядән ату үзәге төзелә. Яңа үзәктә ел әйләнәсе җәядән атарга өйрәнү дәресләре һәм ярышлар булачак. Төзелеш эшләрен Республика көненә тәмамларга планлаштыралар. Эшләрне бүген шәһәр мэры Илсур Метшин тикшерде.
Фото: Денис Гордийко
«Тасма» спорт мәктәбе бик күп лаеклы чемпионнар тәрбияләп чыгарды, аларның тырышлыгы безгә күпсанлы медальләр һәм мактаулы исемнәр бүләк итте. Монда дус һәм тугры коллектив һәм көчле җитәкчеләр эшли. Җәядән ату үзәген ачкач, бу спорт төре белән кызыксынучы шәһәрлеләр саны да икеләтә артачак. Яңа комплекста башка спорт төрләрен үстерү өчен дә урын җитә – монда футболчылар, дзюдочылар, җиңел атлетика спортчылары да шөгыльләнә ала. Күнегүләр нәтиҗәле булсын һәм яңа чемпионнар барлыкка килсен өчен, барлык шартлар да тудырылган. Комлексны Республика көненә ачарга планлаштырабыз», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.

Яңа спорт үзәгенең беренче этажында җәядән ату мәйданы ясалачак, ул 50 метрга 90 метрны тәшкил итәчәк. Хәзерге вакытта «Тасма» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр киңлеге бары тик 6 метр булган залда шөгыльләнергә мәҗбүр. Яңа киңлек киләчәктә 18 һәм 70 метр ераклыктагы арага ату буенча җәйге һәм кышкы ярышлар уздырырга мөмкинлек тудыра.
Икенче этажда спортчылар өчен чишенү бүлмәләре, ике тренерлар бүлмәсе һәм 70 квадрат метрлы тренажерлар залы булачак. Үзәк махсус техник җайланмалар белән җиһазландырылачак: анда укның очуын яздырган кадрларны акрынайтылган режимда карарга мөмкинлек бирәчәк камералар һәм ук белән җәяне һәр спортчының физик төзелешенә туры китереп ясау өчен махсус станоклар.

«Тасма» спорт мәктәбендә бүгенге көндә 200 яшь укчы җәядән ату дәресләренә йөри, әмма зал кечкенә булу сәбәпле берьюлы бары тик 25 кеше генә шөгыльләнә ала. Яңа бина спортчыларга күнегүләр ясау өчен җайлаштырылган мәйдан гына түгел, аның зурлыгы тәрбияләнүчеләр санын икеләтә арттыру мөмкинлек бирә.
«Бина ачылу белән без җәядән атарга өйрәнергә теләгән һәркемне кабул итәргә әзер», – дип әйтте «Тасма» ФСБ Олимпия резервы спорт мәктәбе директоры Резеда Шурыгина.

Мәйдан укчылардан бушаган вакытта, анда башка спорт төрләре белән шәгыльләнүчеләр әзерләнергә мөмкин: монда футболчылар, җиңел атлетика спортчыларының дәресләре булачак, дзюдочылар ярышлары узачак.
Мәктәпнең мөһим юнәлеше булып адаптив спорт тора – Татарстан Республикасы Җәядән ату федерациясе президенты һәм югары категорияле тренер Ринат Кәлимуллин җитәкчелегендә махсус хәрби операциядә яраланып инвалид калган биш ветеран яңа спорт төрен үзләштерә. Аларның берсе – МХО ветераны Андрей Слепцов, ул бер ел эчендә хәзерләнеп, яхшы нәтиҗәләр күрсәткән – Идел буе федераль округы инвалид МХО ветераннары арасында узган ярышларда икенче урынны яулаган.

Дәресләр һәркемгә мөмкин булсын өчен лифт, үзенчәлекләре булган кешеләр өчен җайлаштырылган чишенү бүлмәләре һәм юыну бүлмәләре белән бәдрәфләр төзиләр.
Төзелеш эшләрен тикшерүдә Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Владимир Жаворонков, Физик тәрбия һәм спорт комитеты җитәкчесе Линар Гарипов, Татарстан Республикасының инвестиция-төзелеш баш идарәсе Виктор Никитенко, «Татинвестгражданпроект» ДУП баш архитекторы Елена Вәлиева катнашты.