Эшчеләргә бинаның эчке бизәлешен тәмамлыйсы һәм территорияне төзекләндерәсе генә калып бара
Фото: Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче август). Салават Күпере микрорайонында яңа мәктәп төзелеше 98% ка тәмамланган. 1,5 мең урынлы уку йорты сентябрь аенда ишекләрен ачачак.
Нурихан Фәттах урамындагы объектны бу елның башында төзи башладылар. Эшчеләр бинаны эчке яктан бизәү һәм территорияне төзекләндерү белән шөгыльләнәләр, дип хәбәр итте Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов.
Яңа мәктәптә 182 нче лицейның өлкән сыйныф укучылары белем алыр дип планлаштырыла – ул күршедә урнашкан. Уку йорты ачылу белән торак районның башка учреждениеләренә йөкләнеш кимиячәк. Объект «Татинвестгражданпроект» проекты буенча төзелә.
Исегезгә төшерәбез, быел Казанда алты мең укучыга исәпләнгән дүрт яңа мәктәп ачылачак. Бу шәһәр өчен рекорд – бер ел эчендә шулкадәр күп мәгариф объектлары әле төзелгәне юк иде.