Хәзер эчке отделка эшләре һәм территорияне төзекләндерү бара
Фото: ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче май). Казанда Сибгат Хәким урамында 1224 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше 70% ка тәмамланган. Хәзерге вакытта эчке якта кирпеч өю, металл конструкцияләр монтажлау, подвал стеналарын гидроизоляцияләү, тәрәзәләр урнаштыру, җылылык трассасы төзелеше, лифтлар монтажлау тәмамланган. Хәзер эчке отделка эшләре алып барыла, инженерлык челтәрләрен төзекләндерү һәм территорияне төзекләндерү эшләре башкарыла, дип хәбәр иттеләр Татарстан Төзелеш министрлыгында.
Дүрт катлы бинаның мәйданы 24 мең 508 кв.м тәшкил итәчәк. Беренче катта кабинетлар, ике бассейн һәм ашханә урнашачак. Икенче һәм өченче катларда актлар залы, ике спорт залы, китапханә һәм кабинетлар җиһазландырыла. Мәктәп территориясендә баскетбол, волейбол, теннис һәм футбол кыры өчен мәйданчыклар барлыкка киләчәк. Шулай ук белем бирү учреждениесе сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен җайлаштырылачак: керү төркемнәрендә пандуслар һәм лифтлар урнаштырылган инде.
Мәктәпне «Мәгариф» илкүләм проекты буенча төзиләр. Төзелешкә 1,5 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән, ул график буенча алып барыла. 1 нче июльгә төзелеш-монтаж эшләрен тулысынча тәмамлау, мәктәпне җиһазлар белән тәэмин итү һәм аның территориясен төзекләндерү планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, Казанда дүрт гомуми белем бирү учреждениесе төзелә: Сибгат Хәким урамында, Рауис Гәрәев урамында (186 нчы лицей янында), Салават Күпере торак районында һәм «Светлая долина» торак комплексында.