Объектта магистраль газ үткәргечен сузу, бәхилләшү өчен әвеслекләрне пыяла белән тышлау, юл-сукмак челтәрен сузу һәм территорияне төзекләндерү эшләре калды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июнь, Алинә Бережная). Татарстанның Питрәч районы чигендә урнашкан Казанның яңа җирләү комплексы 80%-ка төзелгән. «Некрополь-Казан 2019» төбәк форумы кысаларында төзелә торган объект буенча узган экскурсияне Казан Башкарма комитетының Ритуаль хезмәтләр оештыру идарәсе башлыгы Марат Ишкин үткәрде.
Җирләү комплексының гомуми мәйданы 88,05 гектар тәшкил итә, аның төньяк өлешендә христиан йолалары буенча, ә көньяк өлешендә мөселман йолалары буенча күмәчәкләр. «Зират җәмгыятьнеке, ә дин тоту урыны түгел. Әгәр ир һәм хатын төрле динне тоткан икән, алар зиратның теләсә кайсы өлешендә җирләнергә мөмкин дигән сүз», - дип аңлатты М.Ишкин.
Экскурсиядә катнашучылар яңа җирләү комплексы үзенең күләме белән генә түгел, ә уңайлыклары белән дә таң калдыра, дип билгеләп үттеләр. Территория видеокүзәтү камералары белән җиһазландырылган, православие һәм мөселман якларында бәхилләшү өчен беседкалар, көтү залы булган административ корпус төзелгән, сак өчен бүлмә, җиһазландырылган бәдрәфләр, һәйкәлләрне гравировкалау өчен остаханәсе һәм махсус техника өчен җылытыла торган гаражлары булган хуҗалык корпусы бар. Киләчәктә электромобиль сатып алу планлаштырыла, анда халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре йөри алачак.
Җирләү комплексы бөтен заманча стандартларга туры килүгә карамастан, күмүләр махсус машиналар кулланмыйча, кулдан үткәреләчәк. «Бернинди механик техника да булмаячак, кулдан казыячакбыз. Кешене трактор чүмечләре белән түгел, ә лаеклы рәвештә озатырга кирәк», - дип билгеләп үтте Марат Ишкин һәм зиратта кабер коймалары тыелачак, ә беренче күмүләрне зиратның ерак участокларыннан үзәккә таба оештыра башлаячаклар, дип өстәде.
Комплекс территориясендә Бөек Ватан сугышы ветераннарын, Әфганстандагы һәм башка сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан сугыш ветераннарын күмү өчен, шулай ук республика үсешенә зур өлеш керткән кешеләрне җирләү өчен үзәк аллеяның төньяк һәм көньяк ягында һәрберсендә 1га мәйданда аерым участоклар каралган. Бу зонаның ачылышы экскурсия вакытында булды. «Шәһәр җитәкчелегенә үтенечебезне ишеткәнгә һәм җир бүлеп биргәнгә рәхмәт белдерәбез. Безнең өчен бу бик зур кыйммәткә ия», – дип билгеләп үтте Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы, Әфганстан Республикасында сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, Төньяк Кавказ төбәге территориясендә кораллы конфликтларда һәм контртеррористик операцияләрдә катнашучылар мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Координация советы әгъзасы Руслан Шәйхетдинов.
Казанда 34 зират бар, шуларның 32-се муниципаль. Аларда күмү өчен 2%-ка якын буш җирләр калды. «Үлүчеләр саны кимүгә карамастан, зиратта урыннар җитми. Мөмкин булган очракта, соңгы күмүдән соң 15 ел вакыт үтсә, үлүчеләрне туганнары җирләнгән кабергә күмәргә тәкъдим итәбез», - дип сөйләде экскурсиядә катнашучыларга Марат Ишкин.
Җир кытлыгы проблемасын хәл итү өчен 2017 елда Татарстан бюджетыннан җирләү комплексы составында ике җәмәгать зираты төзүгә 265 млн 477,56 мең сум бүлеп бирелгән. Объект 148,5 мең урынга исәпләнгән. «Исәпләүләр буенча, зират 40 елдан соң гына тулачак», - диде М.Ишкин.
Объектта юл-сукмак челтәрен, хуҗалык су үткәргечен салу, магистраль газ үткәргечен үткәрү, контейнер мәйданчыкларын төзекләндерү, су әзерләү системасын урнаштыру, бәхилләшү өчен әвәслекләрне пыяла белән тышлау, җиһаз сатып алу, шулай ук территорияне төзекләндерү эшләре калды.
Транспорт комитеты белән автобус маршрутын оештыру мәсьәләсе карала, ул җирләү комплексы аша узачак.
«Казан җирләү тармагында вакыт белән бергә атлап кына калмый, берничә адым алда бара. Бу гаҗәеп комплекс. Күренеп тора, барысы да кешеләр өчен, аларга уңайлы булсын өчен эшләнә. Бүген күргән нәрсәләр башка төбәкләргә дә файдалы булачак», – дип тәэсирләре белән уртаклашты Санкт-Петербургтан крематорийлар төзелеше буенча белгеч Жанна Кольцова.
Җирләү комплексы ачылганнан соң Казанда яһүд зиратын төзү эше башланачак. Мамадыш трактындагы мөселман зиратыннан ерак түгел 9,9 га мәйданлы участок бүлеп бирелгән инде.