Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.11.2020, 15:01

Казанда Нокса елгасы аша күпер төзелеше 95%ка төгәлләнгән

Киләсе елда Вознесение тракты төзелешен башлау планлаштырыла.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче ноябрь, Алинә Бережная). Казанда Нокса елгасы аша күпер төзелеп бетүгә якынлашып килә – бүгенге көнгә эшләр 95%-ка үтәлгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләде.

Бу этапта су үткәрү торбаларын җыясы калды, алар елга буенда төзелеш чорында урнаштырылган иде, шулай ук язгы су басу булмасын өчен елга үзәнен бушатасы бар, дип хәбәр итте Игорь Куляжев.

Брифингта Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе башка эре проектлар турында да сөйләде. Әйтик, киләсе елда Вознесение тракты төзелешен башлау планлаштырыла. Юл Мамадыш трактын бушатырга мөмкинлек бирәчәк. Игорь Куляжев сүзләренчә, хәзер проектка дәүләт экспертизасы төгәлләнә. «Киләсе елга төзелешне башлыйбыз. Икътисадый вәзгыять тотрыклы булыр дип өметләнәм», – дип ассызыклады Игорь Куляжев.

Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Зур Казан боҗрасы участогы төзелүе, башка юллар төзелеше һәм төзекләндерү эшләре турында сөйләде. «Бу проблемалы мәсьәлә дә хәл ителер дип ышанам, һәм Вознесение тракты тормышка ашар», – диде И.Куляжев.

Исегезгә төшерәбез, Борисково урамыннан Техника урамына кадәр Зур Казан боҗрасының икенче этабы 522 м озынлыктагы участокта төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнде. Бүгенге көндә объектта асфальт-бетон өслекнең аскы катлавы түшәлгән, яктылык чыганаклары урнаштырылган. Биредә асфальт-бетон өслекнең өске катлавы 2021 елның маенда түшәләчәк.

«Бу объект алданрак төзелеп бетте. ЗКБның икенче участогы 2021 елның җәендә генә тәмамланырга тиеш иде, әмма бүген барлык эре төзелеш эшләре төгәлләнде инде», – дип билгеләде Игорь Куляжев. Хәзерге вакытта участокта акыллы светофорлар һәм шау-шуны йотучы экраннарны урнаштыру алып барыла.

Искәртеп узабыз, Мидхәт Булатов урамыннан 800 метр озынлыктагы ЗКБ участогы быел Казан һәм Татарстан Республикасы көне алдыннан Борисково урамына кадәр ачылды.

Зур Казан боҗрасы төзелешенең икенче этабы Борисково урамыннан Техника урамына кадәр 1,222 км озынлыктагы юл төзелешен үз эченә ала. Дүрт полосалы юл һәр юнәлештә ике полоса белән беренче класслы гомумшәһәр әһәмиятендәге магистраль урам категориясе буенча проектланган. Эшләр быел март аенда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча башланды. Монастырь ермагы аша 70,78 м озынлыктагы монолит тимер-бетон күпер һәм трамвай юллары төзү кергән 700 м озынлыктагы беренче этап 2020 елның августында тәмамланды.

Барлык яңалыклар