Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.10.2023, 12:54

Монастырь ермагы аша күпер төзелеше киләсе елда тәмамланачак

Борисоглебск, Күзәмәт поселокларында һәм Киндерле елгасы аша күперләрдә ремонт эшләре башкарылды

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы октябрь, Диләрә Гафурова). Быел Казанда юл эшләре кысаларында дүрт күпер ремонтланды һәм реконструкцияләнде. Назарбаев урамындагы күпердә хәрәкәт вакытыннан алда ачылды, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.

Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров юлчыларга һәм төзүчеләргә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

«Күп объектларда эшләү җиңел булмады. Республика җитәкчелегенә һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка ТР башкаласына ярдәм иткәне өчен аерым рәхмәт белдерәм. Миллениумны реконструкцияләү һәм Назарбаев урамындагы күперне ремонтлауны вакытыннан алда тәмамлаудан тыш, бу берьюлы дүрт күпер. Күперләр төзекләндерү буенча мондый күләмнәрне моңарчы беркайчан да башкарырга туры килмәде», – дип билгеләп үтте ул.

Игорь Куляжев искә төшергәнчә, Назарбаев урамындагы күперне реконструкцияләгәннән соң, полосалар саны алтыдан сигезгә кадәр, ә йөкләнеш бер күчәргә 15 тоннадан 25 тоннага кадәр арткан. Җәяүлеләр зоналары киңәйтелде, Түбән Кабан күле ягыннан велосипед юлы өстәлде.

«Күпернең тулысынча ябылуын исәпкә алып, эшләр графигы яңадан каралды һәм үзгәртелде, төзелеп бетү вакыты 2024 елдан 2023 елга күчерелде», – диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Объектны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.

Киндерле елгасы аша урнаштырылган күперләрдә һәм Борисоглебск поселогында терәк конструкцияләр алыштырылды, юл өлеше киңәйтелде һәм тротуарлар төзелде, тышкы яктырту челтәрләре һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы элементлары урнаштырылды.

Төп конструкцияләрне Күзәмәт торак массивындагы күпердә дә ныгыталар. Объектта периль һәм барьерлы коймалар, су агызу улаклары, тышкы яктырту челтәрләре урнаштырылган, ике тротуар төзелгән һәм юлның киңлеге арттырылган.

Киләсе елда Монастырь ермагы аша күпер төзелешен тәмамлау планлаштырыла. Бүгенге көндә җыелма-монолит конструкцияләр урнаштырылган, юл катламы төзелеше башкарылган, су белән тәэмин итү һәм канализация челтәрләре монтажланган, яктырту, яшелләндерү үткәрелгән. Чистарту корылмалары резервуары төзелә, су агымы ныгытыла.

«Яңа күпер Техника урамын Отар торак массивы белән бәйләргә һәм бу юнәлештә хәрәкәтне җиңеләйтергә мөмкинлек бирәчәк», – дип нәтиҗә ясады Игорь Куляжев.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 30.10.2023
Видеорепортаж
30.10.2023 11:07
2023 елда Казанга юллар төзүгә һәм ремонтлауга 28 млрд сум акча бүлеп бирелгән
Барлык яңалыклар