В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Борисоглебск, Күзәмәт поселокларында һәм Киндерле елгасы аша күперләрдә ремонт эшләре башкарылды
Фото: Марат Мөгыйнов
Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров юлчыларга һәм төзүчеләргә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.
«Күп объектларда эшләү җиңел булмады. Республика җитәкчелегенә һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка ТР башкаласына ярдәм иткәне өчен аерым рәхмәт белдерәм. Миллениумны реконструкцияләү һәм Назарбаев урамындагы күперне ремонтлауны вакытыннан алда тәмамлаудан тыш, бу берьюлы дүрт күпер. Күперләр төзекләндерү буенча мондый күләмнәрне моңарчы беркайчан да башкарырга туры килмәде», – дип билгеләп үтте ул.
Игорь Куляжев искә төшергәнчә, Назарбаев урамындагы күперне реконструкцияләгәннән соң, полосалар саны алтыдан сигезгә кадәр, ә йөкләнеш бер күчәргә 15 тоннадан 25 тоннага кадәр арткан. Җәяүлеләр зоналары киңәйтелде, Түбән Кабан күле ягыннан велосипед юлы өстәлде.
«Күпернең тулысынча ябылуын исәпкә алып, эшләр графигы яңадан каралды һәм үзгәртелде, төзелеп бетү вакыты 2024 елдан 2023 елга күчерелде», – диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Объектны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Киндерле елгасы аша урнаштырылган күперләрдә һәм Борисоглебск поселогында терәк конструкцияләр алыштырылды, юл өлеше киңәйтелде һәм тротуарлар төзелде, тышкы яктырту челтәрләре һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы элементлары урнаштырылды.
Төп конструкцияләрне Күзәмәт торак массивындагы күпердә дә ныгыталар. Объектта периль һәм барьерлы коймалар, су агызу улаклары, тышкы яктырту челтәрләре урнаштырылган, ике тротуар төзелгән һәм юлның киңлеге арттырылган.
Киләсе елда Монастырь ермагы аша күпер төзелешен тәмамлау планлаштырыла. Бүгенге көндә җыелма-монолит конструкцияләр урнаштырылган, юл катламы төзелеше башкарылган, су белән тәэмин итү һәм канализация челтәрләре монтажланган, яктырту, яшелләндерү үткәрелгән. Чистарту корылмалары резервуары төзелә, су агымы ныгытыла.
«Яңа күпер Техника урамын Отар торак массивы белән бәйләргә һәм бу юнәлештә хәрәкәтне җиңеләйтергә мөмкинлек бирәчәк», – дип нәтиҗә ясады Игорь Куляжев.