Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.07.2019, 16:13

Казанның «Весна» торак комплексында 185-нче номерлы лицейны төзү эшләре 95%-ка башкарылган

Объектта отделка, инженерлык челтәрләрен урнаштыру һәм территорияне төзекләндерү эшләре бара.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июль, Алинә Бережная). 1-нче сентябрьгә «Весна» торак комплексында 185-нче номерлы күппрофильле лицей ачылачак. Ул Казанда иң зуры уку йорты булачак – мәктәп 1501 укучыга исәпләнгән. Мәктәп төзелеше барышын бүген шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары бәяләде.

Уку йортын төзү 2018 елның җәендә «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында башланды. 31031,36 кв.м мәйданлы объектны төзүче булып «Ак таш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте чыгыш ясый. Финанслауның гомуми күләме 511, 012 млн сум тәшкил итә, акчаларның 30%-ы – республика бюджетыннан, 70%-ы - федераль бюджеттан бүлеп бирелгән.

Мәктәп төзелешенә 300-гә якын эшче җәлеп ителгән. ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры урынбасары Илнар Кәлимуллин сүзләренә караганда, объектта төзелеш эшләре ахырына якынлаша - алар 95%-ка үтәлгән. «Бүгенге көндә инженерлык челтәрләрен урнаштыру, территорияне төзекләндерү, отделка эшләре һәм спорт мәйданчыгы урнаштыру буенча эшләр алып барыла. Казанда әлегәчә мондый мәктәп төзелгәне юк, аңа иң зур сыйдырышлылык хас – 1501 урын. 1-нче сентябрьгә объект укучыларны каршы алырга әзер булачак», - диде И.Кәлимуллин.

Мәктәптә башлангыч, урта һәм югары сыйныфларның заманча кабинетлары, китапханә, 500 урынга исәпләнгән иркен актлар залы каралган, анда утыру урыннары амфитеатр принцибы буенча формалашачак. Мәктәптә спортка зур игътибар биреләчәк – балалар ике зур спорт залында физкультура белән шөгыльләнә алачак, биредә хореография дәресләре өчен сыйныф, тренажер залы һәм тир булачак. Булачак мәктәптә сәламәтлек үзенчәлекләре булган балаларны укыту өчен шартлар тудырыла, уку йортында алар өчен физкультура белән шөгыльләнү өчен аерым зал булачак. «Халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен мәктәптә лифтлар эшләячәк, пандуслар, махсус култыксалар каралган. Барысы да нормаларга туры килә», – дип ышандырды «Ак таш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш инженеры Илфат Закирҗанов.

Укучылар 500 урынга исәпләнгән ике ашханәдә тукланачаклар. Инде хәзер үк мәктәптә аш бүлмәсе урнаштыру эшләре бара.

Мәктәпкә укучылар туплау дәвам итә, аларның саны көннән-көн арта бара. Мәктәптә 100 хезмәткәр эшләячәк, штат инде формалаштырылган.

Республикада 1-нче сентябрьгә барлыгы 8 мәктәп файдалануга тапшырылачак. Казанда яңа уку елында Рауис Гәрәев урамындагы «Соловьиная роща» торак комплексы янында урнашкан, 1224 урынга исәпләнгән мәктәп үз ишекләрен ачачак.

Барлык яңалыклар