Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.06.2020, 11:30

Төзелеш компаниясе 4-нче номерлы мәктәп-интернатка футбол кыры бүләк итте

Казан Мэры Илсур Метшин футбол командасы белән бергә кырны сынап карады һәм пандемиядән соң иптәшләрчә матч уйнау турында килеште.

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июнь). Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Казанның 4-нче номерлы мәктәп-интернатында заманча футбол кыры барлыкка килде. Биредә Россия ярышларында уңышлы чыгыш ясый торган футбол командасы уйный. Казан Мэры Илсур Метшин уку йортында булды һәм башкарылган эшләрнең нәтиҗәләрен бәяләде.

Казанның 4-нче номерлы мәктәп-интернатында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның үз футбол командасы бар. Узган елның июнендә малайлар физкультура укытучысы һәм тренер Илдар Зәбиров белән бергә инвалидлар арасында уза торган III Бөтенроссия җәйге Спартакиадада үз көчләрен сынап карау өчен Йошкар-Олага бардылар. Бишенче урынны алдылар. Ә көзен Ленинград өлкәсенең Тихвин шәһәрендә церебраль параличлы затлар арасында футбол буенча Россия беренчелегендә көмеш медальләр яуладылар.

Балалар мәктәп-интернат янәшәсендәге зур булмаган бушлыкта шөгыльләнделәр. Хәзер монда бөтен кагыйдәләр буенча салынган яңа футбол кыры. Казан Мэры Илсур Метшин газонның ничек түшәлгәнен тикшерү өчен интернат-мәктәпкә килде һәм команда белән яңа футбол тупларын сынап карады. Аларны һәм шулай ук футбол кырын да интернат-мәктәпкә ТР Дәүләт Советы депутаты, «СМУ-88» төзелеш компаниясе директоры Илья Вольфсон бүләк итте.

Мәктәптә республиканың 12 районыннан төрле катлаулылык дәрәҗәсендәге 190 авыру бала белем ала. Әлбәттә, футбол уйнарга яратучы малайлар күп, җирле команданы 8, 9 һәм 11 сыйныф укучыларыннан формалаштырдылар. Алар белән бергә Илсур Метшин яңа кырны карады, яшь футболчылар һәм шәһәр башлыгы символик рәвештә чиратлашып тупка тибеп карады. Бурыч - штангага эләгү, дип шаяртты Мэр. «Хәзер пандемия аркасында спорт ярышларын уздыру буенча чикләүләр гамәлдә. Ләкин аларны төшерү белән, мин яңадан җыелырга һәм Мэрия командасы белән бергә уйнарга тәкъдим итәм. Тигез итеп бүленергә һәм катнаш состав белән уйнарга», - дип тәкъдим итте ул футболчыларга. Һәм өстәде: «Яңа футбол кыры - ул урыннарда социаль җаваплы бизнесның ничек эшләвенең яхшы үрнәге. Иң мөһиме, Казанда бу нормага әверелә. Безнең микрорайон төзүче партнерлары торган саен кешеләр теләкләренә күбрәк колак сала баралар һәм квадрат метрлар ясап кына калмыйча, әйләнә-тирәдәге яшәү рәвешен үзгәртәләр».

Илья Вольфсон футбол командасы белән депутат булганчы ук танышуы турында сөйләде, ул вакытта ул бары тик Пионер сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советына сайланган гына була . «Миңа мәктәп-интернатның яхшы футбол командасы, уңышлары булуы, ә менә яхшы уен кыры булмавы хакында сөйләделәр. Килдем, таныштым. Егетләр молодцы, әлбәттә. Барыбызга да алардагы сыман ихтыяр көче булдыру өстендә эшләргә кирәк. Кышын без төзелешкә керешә алмадык, язны көттек һәм барысын да заманча технологияләр буенча эшләдек. Шушы көннәрдә бетердек», - дип сөйләде ул.

Җирле команданы 8, 9 һәм 11 сыйныф укучыларыннан формалаштырдылар, алар белән бергә Илсур Метшин яңа кырны карады.
Марат Мугинов фотосы

Кырның нигезен комлы мендәрдән һәм өч фракцияле вак таш мендәрдән тора, бу аны ныгытырга һәм су үткәрми торган итәргә мөмкинлек бирде. Япма өслек өчен 40 мм биеклектәге ясалма чирәм кулланылган, аңа амортизация яхшырак булсын һәм эксплуатация озак вакытка җитсен өчен кварцлы ком һәм резин валчык сибелгән. Кырда ике керү урыны каралган, шуларның берсе пандус аша - аз хәрәкәтләнүче балалар өчен. Спортчылар ял итә алсын өчен, мәйданчыктан читтә эскәмияләр куелган. Мондый кырның бәясе - 4 млн сум.

Эшчеләр кыр янындагы территорияне тәртипкә китерделәр: авышлыкларны тигезләделәр, авария хәлендәге агачларны чистарттылар, светодиодлы яктырткычлар һәм киртәләр куйдылар.

Аннары Илсур Метшин интернат бинасын һәм терәк-хәрәкәт аппаратында тайпылышлар булган балаларны тернәкләндерү өчен кирәк булган заманча җиһазларны карады. Шәһәр башлыгына учреждение директоры Зөлфия Габидуллина сөйләгәнчә, биредә уку срогы 12 ел тәшкил итә. Бүгенге көндә 24 сыйныф һәм 21 сыйныф-комплект тупланган (төрле уку еллары балалары бер укытучы белән бер дәрес дәвамында шөгыльләнә - ред. иск.). Алар белән 53 педагог һәм 13 медицина хезмәткәре эшли.

Интернат-мәктәп тәүлек буе эшли, көн режимы дәресләрнең беренче яртысында җәдвәл буенча, ә көннең икенче яртысында - дәвалау процедуралары, класстан тыш чаралар, үзәзерлек, экскурсияләр чиратлашуын күздә тота. Учреждениенең 40 тәрбияләнүчесе интернатта даими тора. Аларның барысының да гаиләләре бар, ялларга яки каникулларга алар өйләренә китәләр.

Интернатта сенсор бүлмәсе җиһазландырылган, монда заманча аппаратлар урнаштырылган, алар арасында интерактив комлык та бар.
Марат Мугинов фотосы

Дәвалау эше буенча директор урынбасары, табиб-педиатр Фидания Газизова сүзләренчә, биредә булган аппаратлар һәм җайланмалар ярдәмендә интернат-мәктәптәге балаларда уңай динамика күзәтелә. Укучылар ел дәвамында массаж, парафинотерапия, электр һәм медикаментлар белән дәвалау курслары уза.

Интернат-мәктәп директоры сөйләгәнчә, «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» проектында катнашу нәтиҗәсендә 4 млн сумга заманча җиһазлар алуга ирешелгән. «Грант кысаларында безгә биш кабинетта яхшы ремонт ясадылар һәм заманча җиһазлар сатып алдылар», - дип уртаклашты Зөлфия Габидуллина.

Аерым алганда, интернатта сенсор бүлмәсе җиһазландырылган. Биредә заманча аппаратлар, шул исәптән интерактив комлык урнаштырылган. Шулай ук бүлмәдә тынычландыра торган музыка яңгырый.

Шәһәр башлыгына башка уку һәм тернәкләндерү кабинетларын, шулай ук душ кабиналары һәм бәдрәф бүлмәләре белән җиһазланган йокы блогын күрсәттеләр. Илсур Метшин мәктәп-интернат хезмәткәрләренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм мондый учреждениеләргә ярдәм күрсәтүнең мөһимлеген ассызыклады.

Чарада шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин, Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов катнашты.

Фоторепортаж
И.Метшин 4-нче номерлы Казан мәктәп-интернаты территориясендәге яңа футбол кырын карады
Видеорепортаж
09.06.2020 11:11
И.Метшин 4-нче номерлы Казан мәктәп-интернаты территориясендәге яңа футбол кырын карады
Барлык яңалыклар