Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.08.2021, 16:28

Төрле илләрдән килгән стрит-арт-рәссамнар Казан биналарының фасадларына ясаячаклар

Әзер муралларны тәкъдир итү 30-нчы августта булачак.

Фото: «Иске шәһәр» префектурасы

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы август). 14-нче августта Казанда урам сәнгатенең «Мәдәни код» халыкара фестивале старт ала. Татарстан башкаласына төрле илләрдән стрит-арт-рәссамнар киләчәк – алар Әбсәләм һәм Четаев урамнары буйлап биналарның фасадын бизәкләячәк. Әзер муралларны тәкъдир итү 30-нчы августта, Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә узачак. Рәссамнар ике атнадан бераз гына артык эшләячәк һәм шул вакыт эчендә җиде эш булдырачак.

Эшләр тәмамланганнан соң йорт фасадларының ничек күренәчәген шәһәрлеләр фестивальне ачу тантанасында ук күрә алачак – оештыручылар йорт фасадында проектор ярдәмендә иң кызыклы мурал макетларын күрсәтәчәк.

«Гомумән алганда, «Мәдәни код» рәссамнары җиде мурал тудырачак. Бу гаять зур граффити, аларда буыннар бәйләнеше темаларына абстракт картиналар, шулай ук безнең чор вакыйгаларының иҗади интерпретацияләре сурәтләнәчәк», – дип «Россия –мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешмасының яшьләр проектлары җитәкчесе Ирина Карихның сүзләрен китерә ТР Яшьләр министрлыгы матбугат хезмәте. – Фасадларның берсенә Татарстанның танылган мәдәният эшлеклесе портреты ясалачак».

Исегезгә төшерәбез, «Мәдәни код» – ул халыкара фестиваль, аның кысаларында дөнья стрит-арт бергәлеге тарафыннан танылган Россия һәм чит ил рәссамнары Россиянең төрле төбәкләрендәге биналар фасадында бик зур картиналар яза. Фестивальнең төп максаты – төбәкләрдә ачык һавада монументаль сәнгать музейлары булдыру, шулай ук ил халкын заманча сәнгатьнең төрле юнәлешләре һәм дөнья урам мәдәнияте белән таныштыру.

Гомумән алганда, ел ахырына кадәр фестивальләр кысаларында төрле шәһәрләрдә 50 мурал булдырылачак.

Татарстан Республикасында «Мәдәни код» проектын «Россия – мөмкинлекләр иле» коммерциягә нигезләнмәгән оешмасы, Заманча сәнгатькә ярдәм фонды һәм ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгы президентлык грантлары фонды ярдәмендә оештыра.

Барлык яңалыклар