Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.08.2022, 15:20

«Казансуны үстерү стратегиясе» шәһәр өчен файдалы проектлар төзүгә конкурс игълан итте

Гаризалар дүрт юнәлеш буенча кабул ителә – архитектура, экология, фәнни тикшеренүләр һәм вакыйгалы чаралар оештыру.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче август). «Казансуны үстерү стратегиясе» командасы шәһәргә файдалы булырга мөмкин булган экологик һәм мәдәни проектлар булдыру буенча open-call игълан итте. Үз идеяләрегезне 12 нче августка кадәр җибәрергә мөмкин.

Оештыручылар дүрт юнәлеш буенча гаризалар кабул итә: архитектура, экология, фәнни тикшеренүләр һәм вакыйгалы чаралар. Проектны сылтама буенча җибәрергә мөмкин. Тасвирламада проектның максаты, аның мәгънәсе һәм файдасы булачак өлкәсе күрсәтелергә тиеш.

Сайлап алуны уңышлы узган шәһәрлеләр республиканың тәҗрибәле архитекторлары һәм профильле белгечләре җитәкчелегендә үз проектларын эшләп бетерәчәкләр. Тәкъдим ителгән идеяләр турында фикер алышу воркшоп форматында узачак «Шәһәрле-галим» шәһәр лабораториясенең йомгаклау очрашуында булачак.

Дискуссия 13 нче августта 11:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә «Казансуны үстерү стратегиясе» матбугат хезмәте. Очрашу урыны соңрак Telegram-каналда күрсәтеләчәк.

Воркшоптан соң катнашучыларның үз идеяләрен ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, «Казансуны үстерү стратегиясе» командасына, Orchestra design архитектура студиясе һәм «СИБУР» компаниясе вәкилләренә тәкъдим итү мөмкинлеге булачак.

Исегезгә төшерәбез, «Шәһәрле-галим» лабораториясе Казан Мэриясе, «Казансуны үстерү стратегиясе» проекты командасы, ТР шәһәрләре үсеше институты һәм Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе тарафыннан уздырыла. Лаборатория дәресләре 14 нче августка кадәр барачак. Очрашуларның күпчелек өлешендә катнашучылар курсны тәмамлаучы дипломын ала алачак.

Барлык яңалыклар