Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.06.2024, 14:14

Пенсия формалаштыру өчен иминият кертемнәрен 8 меңнән артык үзмәшгуль татарстанлы түли

Программа катнашучысы булу өчен, Россия Соцфондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк

Республикада үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче 8 360 кеше булачак пенсияләрен мөстәкыйль рәвештә формалаштыру өчен Социаль фондның Татарстан бүлеге белән мәҗбүри пенсия иминләштерүе буенча ирекле хокук мөнәсәбәтләренә керде.

Һөнәри керемгә салым түләүче үзмәшгуль гражданнар мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә иминият кертемнәрен түләүчеләр булып тормый, ә үзмәшгуль сыйфатында  эшләү чоры пенсия исәпләгәндә исәпкә алынмый. Шуңа күрә пенсия хокукларын формалаштыру өчен аларга Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килешү төзергә, ирекле пенсия иминияте программасында катнашырга һәм булачак пенсияләренә кертемнәрне ирекле рәвештә күчереп барырга кирәк. Моның өчен Социаль фонд бүлегенә  гариза бирергә һәм взносларны түли башларга кирәк.

Иминият кертемнәрен теләсә нинди күләмдә түләргә мөмкин, әмма 2024 елда ул 406 391,04 сумнан артырга тиеш түгел. Кертемнәрне максималь суммада түләү 8,3022 шәхси пенсия коэффициентын формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Взносларны берьюлы тулысынча да, өлешләргә бүлеп тә күчерергә мөмкин.

«Иминият стажын формалаштырганда, түләнгән иминият кертемнәренең гомуми суммасы фиксацияләнгән күләмнән,  ягъни 49 500 сумнан ким булмаска тиешлеген исәпкә алырга кирәк. Шул очракта гына иминият стажына тулы иминият елы исәпләнәчәк. Түләнгән сумма теркәлгән күләмнән кимрәк булса, иминият стажына түләнгән иминият кертемнәренә пропорциональ чор гына кертеп исәпләнелә. Взносларны агымдагы календарь елның 31 декабренә кадәр кетеп өлгерергә  кирәк», –  дип ачыклык кертте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Барлык яңалыклар

Пенсия формалаштыру өчен иминият кертемнәрен 8 меңнән артык үзмәшгуль татарстанлы түли

<p> Республикада үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче 8 360 кеше булачак пенсияләрен мөстәкыйль рәвештә формалаштыру өчен Социаль фондның Татарстан бүлеге белән мәҗбүри пенсия иминләштерүе буенча ирекле хокук мөнәсәбәтләренә керде. </p> <p> Һөнәри керемгә салым түләүче үзмәшгуль гражданнар мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә иминият кертемнәрен түләүчеләр булып тормый, ә үзмәшгуль сыйфатында  эшләү чоры пенсия исәпләгәндә исәпкә алынмый. Шуңа күрә пенсия хокукларын формалаштыру өчен аларга Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килешү төзергә, ирекле пенсия иминияте программасында катнашырга һәм булачак пенсияләренә кертемнәрне ирекле рәвештә күчереп барырга кирәк. Моның өчен Социаль фонд бүлегенә  гариза бирергә һәм взносларны түли башларга кирәк. </p> <p> Иминият кертемнәрен теләсә нинди күләмдә түләргә мөмкин, әмма 2024 елда ул 406 391,04 сумнан артырга тиеш түгел. Кертемнәрне максималь суммада түләү 8,3022 шәхси пенсия коэффициентын формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Взносларны берьюлы тулысынча да, өлешләргә бүлеп тә күчерергә мөмкин. </p> <p> «Иминият стажын формалаштырганда, түләнгән иминият кертемнәренең гомуми суммасы фиксацияләнгән күләмнән,  ягъни 49 500 сумнан ким булмаска тиешлеген исәпкә алырга кирәк. Шул очракта гына иминият стажына тулы иминият елы исәпләнәчәк. Түләнгән сумма теркәлгән күләмнән кимрәк булса, иминият стажына түләнгән иминият кертемнәренә пропорциональ чор гына кертеп исәпләнелә. Взносларны агымдагы календарь елның 31 декабренә кадәр кетеп өлгерергә  кирәк», –  дип ачыклык кертте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. </p>