Хәзер түләүләрнең уртача күләме 23 мең 777 сум тәшкил итә
Татарстанда 1 миллионнан артык граждан өчен иминият пенсияләре 7,3% ка индексацияләнгән. Нәтиҗәдә түләүләрнең уртача күләме 23 мең 777 сумга җитте, дип хәбәр иттеләр Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегендә.
Үзгәрешләр эшләүче пенсионерларга да кагылды, алар республикада 200 меңнән артык кеше. Алар өчен пенсиянең билгеләнгән күләменә карата арттыру каралган, анда хезмәт эшчәнлеге чорына кадәрге барлык индексацияләр исәпкә алынган.
«Мондый вариант пенсионерлар индексация нәтиҗәсендә зуррак өстәмә алсын өчен каралган. Ягъни индексация дәрәҗәсе эшләүче пенсионер хәзер ала торган суммадан түгел, ә ул эшләми торган булса ала алырлык суммадан санала. Эштән киткәннән соң ул шулай ук өстәмә рәвештә пенсия алачак, ул бөтен төшереп калдырылган индексацияләрне исәпкә алып яңадан исәпләнәчәк», – дип билгеләде РСФның ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Әйтик, эшләүче пенсионер 2021 елдан 17 мең 425 сум күләмендә пенсия ала, әмма эш вакытында үткәрелгән индексацияләрне исәпкә алып, аның шәхси счетына 22 мең 809 сум күләмендә пенсия беркетелгән. Гыйнварда индексация пенсиянең зуррак күләме буенча башкарылган, нәтиҗәдә бирелә торган 17 425 сумга өстәмә 1 мең 665 сум билгеләнгән. Эштән киткәндә гражданинның пенсиясе, индексация буенча өстәмәдән соң, өстәмә рәвештә арттырылачак һәм 24 мең 474 сум тәшкил итәчәк.
Бер үк вакытта индивидуаль пенсия коэффициенты бәясе (133,05 сумнан 142,76 сумга кадәр) һәм иминият пенсиясенә беркетелгән түләү күләме (8134,88 сумнан 8728,73 сумга кадәр) 7,3% ка арттырылды.
Индексация шулай ук инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча түләүләр алучы затларга да кагыла. Консультацияне бердәм элемтә үзәгенең +7(800)100-00-01 телефоны аша алырга мөмкин.