В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлылар инвазив үсемлекләр белән көрәшкә кушыла һәм «Казансу — яраткан ярның тормышы һәм илһамы» күргәзмәсен карый алачак
Рус-Алман Швейцариясендә 25 май көнне табигый территорияләрне Сосновский балтырганыннан чистарту буенча чираттагы өмә узачак. Катнашучылар үсемлекләрнең инвазив төреннән котылырга ярдәм итү генә түгел, ә табигый һәйкәлне чүп-чардан арындыра һәм Казансу елгасына багышланган картиналар һәм фотосурәтләр күргәзмәсен дә карый алачак.
Иҗтимагый акция инде алтынчы ел уза. Быел, һәр якшәмбе даими өмәләр үткәреп, борщевик белән апрель башында ук көрәшә башладылар. Яз үсемлек белән көрәшү өчен иң яхшы вакыт санала: дымлы грунт әле яшь, куркынычы аз булган үсемлекне җирдән җиңел генә тартып алырга мөмкинлек бирә.
Борщевикка каршы көрәштә химикатлар куллану тыела, чөнки Рус-Алман Швейцариясе территориясе табигатьне саклау объекты булып тора һәм Казансу су саклау зонасы янында урнашкан. Шуңа бәйле рәвештә акцияне оештыручылар волонтерларны махсус үткенләнгән көрәкләр ярдәмендә аларны бетерүнең бердәнбер мөмкин булган механик ысулына өйрәтә. «Еш кына балтырганның гаять зур тамырларын тулысынча казып алып булмый, моның өчен кубометрлар җир казырга туры киләчәк. Балтырганга каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы – өлешчә казып алу. Моны сабак тамырының «башын» туфрактан 10 см тирәнлектә пөхтә итеп кисеп эшләргә кирәк», - дип сөйләде KZN.RU порталы хәбәрчесенә ТР табигатьне саклау буенча Бөтенроссия җәмгыяте советы әгъзасы Тимур Ескараев.
Ләкин коры яки ташлы грунтта көрәкләрне куллану авыр була. Бу очракта активистлар Казан эко-активисты, җәмәгать эшлеклесе һәм КНИТУ лабораториясе җитәкчесе Сергей Мухачев уйлап тапкан «Корневатель Мухачева»ны куллана. Корылма ике тоткалы кылычка охшаган, ул көрәктән күпкә нәтиҗәлерәк казып чыгара, дип хәбәр итте Тимур Ескараев.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Рус-Алман Швейцариясенең табигать тыюлыгы территориясендә Кызыл китапка кертелгән күләгә сыраҗы үсемлеге үсә. Нәкъ менә шушы сирәк төрне саклау өчен алты ел элек табигый һәйкәл территориясен Сосновский балтырганыннан чистарта башлаганнар. «Без балтырганнан вакытында котылдык, һәм хәзер сыраҗ үзен яхшы хис итә. Элек ул ике зур булмаган участокта – инеш һәм чишмә янында үскән. Аның яшәү ареалы 4 кв. метрдан артмаган». Бүгенге көндә, территорияне балтырганнан чистартканнан соң, ул инешнең ике ярында үскән.
Борщевикны утильләштерү – аерым һәм катлаулы шөгыль. Аннан берничә ысул белән котылырга мөмкин: кояшта киптерергә яки компостларга. Оештыручылар барыннан да ешрак соңгы ысулны куллана. Өмә урынында зур чокыр казыла, аңа барлык инвазив үсемлекләр салына, һәм аның артыннан балтырган үсеп чыга алмаган 15 см грунт сибелә.
Шулай ук «Туктабалтырган» акциясе вакытында «Казансу — яраткан ярның тормышы һәм илһамы» күргәзмәсе узачак, анда 300 дән артык эш тәкъдим ителәчәк, алар арасында Казансу елгасына багышланган рәсемнәр, фотосурәтләр һәм картиналар бар. Шулай ук бу көнне Рус-Алман Швейцариясе территориясендә өмә узачак.
Теләге булган һәркем кушыла ала. Катнашучыларга тулысынча ябык, су үткәрми торган киемдә килергә һәм үзләре белән терсәккә кадәр булган резина перчаткалар алырга киңәш ителә. Оештыручылар барлык инвентарьны урында бирәчәк, шулай ук акция башланыр алдыннан оештыручылар куркынычсызлык техникасы һәм кораллар белән эшләү буенча инструктаж үткәрәчәк. Тулырак мәгълүматны эко-хәрәкәтнең телеграм каналыннан белергә мөмкин.
Катнашучылар 11:00 сәгатьтә Барый Галиев ур., 16 адресы буенча җыелачак. Акция «Казан Швейцариясен яклау» активистлары һәм Казансуны үстерү стратегиясе командасы тарафыннан оештырылды.