Волонтерлар һәм идарә ителә торган дрон 42 км елга үзәннәрен тикшергән.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче апрель). Казанның Совет районында су басуга әзерлек сезоны башланганнан бирле 170 проблемалы участокта эшләр башкарылган: кондызлар ясаган 13 буаны сүткәннәр, 246 ауган агачны алганнар һәм 10 км канау казыганнар.
Узган елның җәйге-көзге чорыннан башлап волонтерлар һәм идарә ителә торган дрон ярдәмендә Совет районындагы Вертелевка, Нокса һәм Киндерле елгаларының 42 км үзәне тикшерелде, дип хәбәр итә администрациянең матбугат хезмәте.
Мартта Совет районының торак массивларында яшәүчеләрдән барлыгы 22 мөрәҗәгать килгән. Урыннарда эшчеләр су агызу канауларын чистарткан, эрегән һәм яңгыр суларын читкә агызуны тәэмин иткән, шуңа күрә су басу булмый калган.
Район администрациясендә көн саен урам-юл челтәренең торышын күзәтәләр, кайнар линия телефоны эшли: +7(843)223-20-00.