В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Учреждение күбрәк пациентларны кабул итә алачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче октябрь). Заманча таләпләргә туры килмәү сәбәпле, Бутлеров урамындагы ТР ССМ Республика стоматология поликлиникасы яңа бинага күчәчәк. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, поликлиника бинасында 1975 һәм 1986 елларда төзелгән корпусларны файдалануга тапшырылганнан бирле капиталь ремонт һәм коммуникацияләрне яңарту үткәрелмәгән.
Яңа стоматология поликлиникасы КФУның медицина-санитар өлешендәге Күпфункцияле стоматология поликлиникасы базасында (Копылов урамы, 4а адресы буенча) урнашачак.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы урынбасары Владислав Виниченко сөйләвенчә, яңа бинада түләүсез медицина ярдәме күбрәк пациентларга күрсәтелә алачак: «Мәҗбүри медицина иминияте программасы буенча дәүләт йөкләмәсе күләме артачак, ягъни түләүсез медицина ярдәме белән күбрәк пациентларны колачлау мөмкин булачак».
Копылов урамындагы стоматология поликлиникасында 2021-2023 елларда капиталь ремонт үткәрелгән. Яңартылган поликлиникада заманча югары технологияле җиһазлар бар, җиһазландыруга инвестицияләр күләме 250 миллион сум тәшкил итә.
Медицина ярдәме күрсәтүдән тыш, яңа бинада югары квалификацияле медицина кадрларын әзерләү өчен белем бирү эшчәнлеге оештырылган, поликлиника алдынгы укыту, диагностика һәм дәвалау технологияләрен кертү өчен мәйданчык булачак.