Татарстан башкаласы беренче тапкыр чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионатын кабул итәчәк
Кыш көне шәһәрдә барлыгы 200дән артык спорт чарасы узачак
Казанның спорт объектларында кыш көне төрле юнәлешләр буенча 200дән артык чара уздырылачак. Шуларның берсе – чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионатын шәһәребез Татарстан тарихында беренче тапкыр кабул итәчәк. Алты дисциплинада медальләр өчен халыкара дәрәҗәдәге спортчылар һәм Олимпия чемпионнары көрәшәчәк. Киләсе спорт сезоны турында Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов сөйләде.
Кыш көне казанлыларны фигуралы шуу буенча ярышлар да көтә. Чемпионатта һәм беренчелектә шәһәрнең спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүче иң яхшы укучылары чыгыш ясаячак.
Боз мәйданчыкларында тимераякта шуу буенча шәһәр һәм бөтенроссия ярышлары узачак. Иң яктылары арасында – декабрьдә узачак «Олимпия өметләре» һәм «Трудовые резервы» стадионындагы «Лед нашей надежды».
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.