В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанга броньларның 7% ы туры килә
Фото: Денис Гордийко
Рейтингның лидеры – Санкт-Петербург, аңа броньларның 12% ы туры килә. Мәскәү икенче урынны алды (10%). Май бәйрәмнәрендә өч шәһәр барлык броньларның өчтән бер өлешен колачлый диярлек.
Гомумән алганда, ил буенча әлеге чорда кунакханәләргә һәм башка объектларга ихтыяҗ узган ел белән чагыштырганда 20% ка артты, дип хәбәр итә «Известия».
Белоруссия, Төркия, Азәрбайҗан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Таиланд чит ил юнәлешләре арасында сәфәрләр өчен иң популярлары булган.