Фото: Дениса Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы гыйнвар). Казан мәчеләрне һәм этләрне яратучылар өчен дөньяның биш шәһәре арасына керде. Бу хакта tutu сәяхәт сервисы экспертларына сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

Тикшеренүдә билгеләп үтелгәнчә, ТР башкаласында теләсә кайсы сувенир кибетендә мәче формасындагы уенчык сатып алырга мөмкин, ә шәһәрнең үзәк урамын (Бауман) бу йорт хайваннарына һәйкәл бизи.

Казаннан тыш, биш шәһәр арасында шулай ук Зеленоградск, Истанбул, Рим һәм Тель-Авив бар.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстан башкаласы гыйнвар аенда компания белән ял итәр өчен топ-5 юнәлешкә кергән.

2024-01-16T11:32:01+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.