В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Берничә туроператор мәгълүматлары буенча Казанга сәфәрләргә ихтыяҗ зур булып чыкты
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче декабрь). Казан төрле туроператорлар мәгълүматлары буенча яңа ел каникулларында популяр туристик юнәлешләр исемлегенә керде. Бу хакта Россия туриндустрия берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Экскурсия программаларына безнең блоклы программалар кысаларында Казанга, Карелиягә, Дагыстанга, шулай ук Мәскәү һәм Санкт-Петербургка шәһәр турларына да ихтыяҗ зур. Шулай ук Мурманск, Камчатка, Сахалин һәм Байкалга да сораулар бар», - дип сөйләде Fun&Sun компаниясе PR-директоры Ольга Иванова.
ТР башкаласының кунакханәләре дә популяр, бу турыдан-туры шәһәргә туристлар агымы белән бәйле.
«Яңа елда бару өчен иң популяр биш юнәлеш традицион: Сочи, Красная Поляна, Анапа, Домбай һәм Абхазия. <..> Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казан кунакханәләренә дә ихтыяҗ бар», - дип өстәделәр РСТ.