В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрдән килгән спортчылар катнашындагы ярышлар старт ала
Фото: vk.com/snowvolleyru
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче декабрь). Бүген Казанда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында кышкы волейбол буенча Россия чемпионатының икенче этабы старт ала. Анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Брянск, Анапа, Новокуйбышевск һәм илнең башка шәһәрләреннән спортчылар катнашачак.
Ярышлар «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда узачак һәм 24 нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Тамашачыларны шулай ук концерт программасы көтә, дип хәбәр итә ТР башкаласының Физик культура һәм спорт комитеты.
Исегезгә төшерәбез, «Казан» гаилә үзәге янында төп чыршы шәһәрчеге ачылачак. Монда инде 35 метр биеклектәге яктылык динамик бизәлешле һәм анимацияләнгән гөмбәзле чыршы урнаштырылган. Бәйрәм комплексы 23 нче декабрьдә 16:30 сәгатьтә ачыла. Артистлар Лэйна һәм Анастасия Макарова кичәнең хедлайнерлары булачак.