Илнең 35 төбәгеннән спортчыларның катнашуы игълан ителде
Фото: Физик культура һәм спорт комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче октябрь). 1 нче ноябрьдән 5 нче ноябрьгә кадәр Казанда Россиянең атказанган тренеры Юрий Красильников истәлегенә Җиңел атлетика буенча бөтенроссия ярышлары узачак. Җиңү өчен илнең 35 төбәгеннән егетләр һәм кызлар өч яшь төркемендә көрәшәчәк: 16, 18 һәм 20 яшькә кадәр.
Программада: 60, 200, 400, 800, 1,5 мең һәм 3 мең метрга йөгерү, озынлыкка һәм биеклеккә сикерү, ядрәне этеп җибәрү һәм спортның башка төрләре. Катнашучылар Казанның Үзәк стадионының ябык җиңел атлетика манежында ярышачаклар.
Ярышлар 1999 елдан бирле ел саен үткәрелә, ә 2008 елда алар Бөтенроссия статусын алды. Соңгы өч елда ярышларда 3 меңнән артык спортчы катнашты, дип хәбәр итә ТР башкаласы Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты.