В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җиңү өчен 13 төбәктән 200 дән артык спортчы көрәшәчәк
Фото: ТР Спорт министрлыгы
Февраль аенда Казанда 76 нчы гвардия десант-штурм дивизиясенең Псков десантчыларының алтынчы ротасы истәлегенә грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узачак. 13 төбәкнең 200 дән артык вәкиле катнашындагы ярышлар «Олимпиец» спорт комплексында оештырыла.
Җиңү өчен 21 яшькә кадәрге Россиянең иң көчле юниорлары көрәшәчәк. 4 нче февральгә барлык авырлык категорияләрендә алдан һәм ярымфинал көрәшләре планлаштырылган, ә 5 нче февральдә спортчылар беренче һәм өченче урыннар өчен көрәшәчәк, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.