«Чәчәк келәме»ндә 400 гә якын үсемлек утыртылачак – концепция Казанны үстерү институты тарафыннан эшләнгән
Фото: Денис Гордийко
Мәскәүдәге чәчәк фестивалендә Татарстанны тәкъдим итү Казанга ышанып тапшырылган. «Һәр төбәк күргәзмәдә арт-объекттан һәм чәчәкле ландшафттан торган үз композициясен тәкъдим итәргә тиеш. Без лалә чәчәгенә тукталдык, чөнки ул татарларның барлык милли орнаментларында да бар. Чәчәкләрне, аларның төсләрен сайлауга аерым игътибар бирелде, үсемлекләр ярдәмендә республиканың көчле якларын күрсәтергә тырыштык», – диде тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Альберт Шәйнуров.
Концепция буенча Мәскәүдә өчкә өч метрлы зурлыктагы «келәм» нигездә сары, кызыл, яшел, зәңгәр һәм ак төстәге 381 үсемлек утыртылачак. Аларның һәрберсе республикабызның күркәм сыйфатларын гәүдәләндерә, халык тормышы һәм мәдәнияте үзенчәлекләрен ассызыклый, әйтик, кунакчыллык, күңел сафлыгы, зур казанышларга омтылу, бай табигать һәм уңдырышлы җирләр. Чәчәкләрне татар милли орнаментын хәтерләтүче бизәк формасында утыртачаклар.
«Үсемлекләрнең сортлары татарстанлыларның билгеле бер омтылышларын һәм сыйфатларын, республика кыйммәтләрен символлаштыра. Мәсәлән, сары тагетес – кунакчыллык, яшел цинерария бай табигать өчен җаваплы», – дип аңлатма бирде Казанны үстерү институтының җәмәгать киңлекләрен үстерү бүлеге архитекторы Эльмира Нәфиева. Ачык сары тагетестан һәм яшел цинерариядән тыш, чәчәк түтәлендә шәмәхә аллиссум, эре чәчәкле кызыл петуния һәм ак бегония булачак.
Экспозиция үзәгендә «Неон-Арт» компаниясе тарафыннан ясалган «Лаләләр» арт-объекты комплексы урын алачак. Лалә композициягә акцент буларак очраклы гына сайланмаган, ул – тууны һәм яңадан торгызуны символлаштыручы милли чәчәк. Аны Татарстан гербында күрергә мөмкин, шулай ук биналарны, өс һәм аяк киемнәрен бизәүдә, бизәнү әйберләрендә еш кулланыла.
Арт-объектның үзенчәлеге шунда: тюльпаннар эчтән кызыл светодиодлар белән яктыртылачак. Белгечләргә бу эшне кыска вакыт эчендә башкарырга туры килгән: модельләштерүгә – ике көн, ә ясау өчен бер атна кирәк булган.
«Киләчәк чәчәкләрдә» фестивале 21 нче майдан 8 нче июльгә кадәр узачак. Кунаклар Россиянең барлык төбәкләреннән 89 экспозиция белән таныша алачак. Фестиваль өчен 100 миллионнан артык чәчәк кулланылган. Аның остаханәсендә пионның – 400, сиреньнең – 140, ирисның – 120, розаның – 250 сорты һәм Россия территориясендә үсүче башка чәчәкләр һәм үсемлекләр тәкъдим ителгән.
Камилә Вилданова