Рейтингны Мәскәү җитәкли, икенче урында – Санкт-Петербург
Фото: Денис Гордийко
Беренче урында – Мәскәү, броньланган кунакханәләрнең 13% ы аңа туры килә. Икенче урында – Санкт-Петербург (11%), өченче урында – Сочи (10%). Исемлекнең дүртенче юлында Кызыл Поляна урнашкан. Биш популяр юнәлешне Татарстан башкаласы төгәлли.
Ә популяр юнәлешләр унлыгына исә, алда санап үтелгәннәрдән тыш, Краснодар, Архыз, Иркутск, Түбән Новгород һәм Калининград керде, дип хәбәр итә «ТВИЛ.РУ» кунакханәләр һәм фатирлар броньлау сервисы.
Элегрәк Казанның ил халкы барырга теләгән ун популяр шәһәр арасына керүен хәбәр иткән идек. Аны сораштыруда катнашучыларның 7,6% ы күрсәткән. Рейтинг лидеры Камчатка булды.