В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аналитиклар мәгълүматларына караганда, мондый хезмәтләрдән нигездә хатын-кызлар файдалана
Фото: Денис Гордийко
Рейтинг лидеры – Мәскәү, анда фитнес-кушымталарның популярлыгы, узган ел белән чагыштырганда, 30% ка арткан. Икенче урында – Санкт-Петербург, өчлекне Казан яба.
Шулай ук спорт шәһәрләре исемлегенә Уфа, Краснодар, Екатеринбург, Ставрополь, Новосибирск, Түбән Новгород һәм Кемерово да кергән. Кулланучыларның күбесен өй шартларында күнегүләр ясау, йөгерү һәм йога белән бәйле кушымталар кызыксындыра.
«Билайн.Аналитика» белгечләре ачыклаганча, фитнес-кушымталардан нигездә хатын-кызлар файдалана (якынча 77%), ә мондый сервислар белән кызыксынучылар арасында 35-40 яшьлек абонентлар күбрәк. Активлыкның иң югары ноктасы дүшәмбедән чәршәмбегә кадәрге эш көннәренә туры килә.