В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Рейтинг лидеры Мәскәү булды, аннан соң Санкт-Петербург килә
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче октябрь). Казан яңа ел каникулларында ял итү өчен Россиянең популяр шәһәрләре өчлегенә кергән. Татарстан башкаласына броньларның 7% ы туры килде.
Рейтингны Мәскәү (14%) җитәкли, аннан соң Санкт-Петербург (8%) урнаша. Шул ук вакытта узган ел Казан исемлектә икенче урында иде, әмма Төньяк башкалада туристик торакка ихтыяҗ ике тапкырга диярлек арткан.
Биш лидер арасына Түбән Новгород (5%) һәм Калининград (3%) керде, дип хәбәр итә «МТС» ГАҖнең Татарстандагы филиалы матбугат хезмәте.
Элегрәк ТР башкаласы Superjob сервисы версиясе буенча яңа ел каникулларында килү өчен топ-3 туристик юнәлешләр исемлегенә кергән иде инде. Бу чорда сәфәрләрне россиялеләрнең нибары 5% ы гына планлаштыра.