Казан Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калыша
Фото: Денис Гордийко
Күпчелек Мәскәүне сайлаган – 72%. Респондентлар уртача 129 мең 200 сум хезмәт хакы өчен Россия башкаласына күченергә әзер. Икенче урында Санкт-Петербург – 42%, шул ук вакытта сораштыруда катнашучылар Мәскәүдәгедән югарырак хезмәт хакы көтәләр – 138 мең 400 сум.
Шулай ук респондентларның 13% ы Екатеринбург өчен (116 мең 400 сум) һәм 11% ы Төмән өчен тавыш биргән (108 мең 800 сум), мондый мәгълүматларны «Работа.ру» сервисы китерә.
Сораштыруда илнең барлык төбәкләреннән 18 яшьтән өлкәнрәк 3600 дән артык кулланучы катнашкан. Шулай ук респондентлар сайлау вакытында эре компанияләрнең вәкиллекләре һәм офислары булуына, тормыш дәрәҗәсенә һ.б. игътибар иткән.