Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.07.2023, 12:19

Казанның 25 урамында парковка бәясе 1 нче августтан артачак – тарифлар алты ел үзгәртелмәде

Бәяне арттыру машиналарны башка участокларга таратырга ярдәм итәчәк

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче июль). Казанның 25 урамында 1 нче августтан парковкага тарифлар артачак – бәяне алты ел үзгәртмәделәр. Үзгәрешләр участокларда урыннарның пик сәгатьләрендә тулысынча йөкләнүе белән бәйле. Тарифны арттыру машиналарны башка зоналарга таратырга ярдәм итәчәк.

«Алты ел парковка өчен тариф үзгәрешсез калды – беренче урында түләүләр түгел, ә юлларда хәрәкәт итүне тәэмин итү тора иде. Бүген күп кенә үзәк һәм трафик урамнар, парковкаларда буш урыннар булмау аркасында, чиккә якынлашты. Бер генә чыгу юлы бар – тарифны арттыру, әмма түләүле парковкалар таләп ителмәгән урында без тарифны киметәчәкбез», – диде аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Тарифның үзгәрүе Пушкин, Миславский, Кави Нәҗми, Муса Җәлил, Айвазовский, Бутлеров, Дзержинский, Чернышевский һәм башка урамнарда урнашкан парковкаларга кагылачак. Пик сәгатьләрендә йөкләнеш 95-100% ка җитә. «Бу чорда машина йөртүчеләр буш урын эзләргә мәҗбүр, шул рәвешле алар адашу трафигын китереп чыгаралар. Урын таба алмыйча, алар машинаны юл йөрү кагыйдәләрен бозып калдыралар. Моннан тыш, Башкарма комитет адресына түләүле парковкалар зонасында урнашкан бизнес һәм учреждениеләр вәкилләреннән, парковкалау мөмкинлеге булмау сәбәпле, тарифны арттыруны сорап мөрәҗәгатьләр килде», – дип аңлатты Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.

Ул искәрткәнчә, муниципаль парковкалар дүшәмбедән җомгага кадәр 08:00 дән 19:00 гә кадәр түләүле, ә шимбә һәм якшәмбе көннәрендә бушлай эшли. Режимны үзгәртергә планлаштырмыйлар.

Машина кую урыны өчен смс-хәбәр, мобиль кушымта яки паркомат аша түләргә мөмкин. Соңгы ысулны автомобильчеләрнең 2% ы гына куллана, ә проектны гамәлгә ашыру башында алар чирек өлешне тәшкил иткәннәр. «Мобиль кушымтада түләүләр саны арткан – 69%, смс-хәбәр аша – 29%», – дип билгеләп үтте спикер.

«Казан паркингы» һәм «Горпарковка» порталларында 326 меңнән артык автомобильче теркәлгән. Быел 38 мең кеше аккаунтлар булдырган, 45 меңнән артык шофер бер тапкыр булса да парковка өчен түләгән. 640 меңнән артык кеше муниципаль парковкалардан ким дигәндә бер тапкыр файдаланган. Ел ахырына кадәр «Казан паркингы» кушымтасы яңартылачак, ул тизрәк эшләячәк, яңа функционал белән дә уңайлырак булачак.

Проект башланганнан бирле Казан халкы һәм кунаклары 12,3 млн парковка сессиясе үткәргән. Гомуми түләү 144,7 млн сум тәшкил иткән. Быелның алты аенда машина йөртүчеләр парковка өчен 73,4 млн сум, ә штрафлар өчен тагын 71,3 млн сум түләгәннәр. Парковкаларга түләүне контрольдә тоту өчен 17-20 минут аралыгында 81 паркомат, фото һәм видеофиксация комплекслары белән 19 автомобиль, биш кул комплексы урнаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, электр машиналары хуҗалары муниципаль парковкалардан бушлай файдалана ала. Моның өчен парковка рөхсәтләре реестрына керергә кирәк. Бүгенге көндә аңа 371 электромобиль кертелгән, шуларның 121 е – быел. Чагыштыру өчен, узган елның шул ук чорында реестрга ике тапкыр азрак – 64 электромобиль кергән. «Электр зарядкалау инфраструктурасын үстерү федераль программасы буенча 2022 елда Казанда 45 электр зарядкалау станциясе урнаштырылган, шуларның 8 е – муниципаль парковкаларда. Июнь аенда бер меңнән артык зарядкалау сессиясе билгеләп үтелде», – дип өстәде спикер.

Ташламалы парковканы шулай ук каршеринг компанияләренә дә бирәләр. Бер машина өчен алар елына 10 мең 890 сум түлиләр. Бүгенге көндә реестрга 718 каршеринг автомобиле кертелгән.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 17.07.2023
Видеорепортаж
17.07.2023 11:35
Быел Казанның муниципаль парковкалары 1500 урынга диярлек киңәйтеләчәк
Барлык яңалыклар