Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.03.2023, 10:30

Мәктәп менюсы комплексларының бәясе апрельдән 5-7 сумга индексацияләнә

Казанда мәктәп туклануы бәясе ике ел үзгәрешсез булды.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче март). Казан мәктәпләрендә туклану комплексларының бәясе 3 нче апрельдән уртача 5-7 сумга артачак. Мәсәлән, ирекле сайлау менюсы – 79 сум (моңарчы 73 сум иде), комплекс – 55 сум (моңарчы 48 сум иде), иртәнге аш яки төшке аш 35 сум (моңарчы 30 сум иде) торачак. Бәяләр үзгәрү Казан укучыларының яртысына гына кагылачак, чөнки укучыларның 45% ы кайнар ризыкны бушлай ала.

Соңгы тапкыр шәһәр мәктәпләрендә туклану бәясе ике ел элек – 2021 елның апрелендә үзгәрде. Бу вакыт эчендә, Росстат мәгълүматлары буенча, сөт һәм сөт продукциясенә, майга, макаронга һәм иткә бәяләрнең иң югары үсеше булган. Гомумән, азык-төлек товарларына куллану бәяләре индексы әлеге чорда, Росстат мәгълүматларына караганда, 22,2% тәшкил итә.

Әмма Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаментының тендерлар аша эшләве һәм җитештерүчеләрдән зур күләмдә продукция сатып алуы, шулай ук предприятиенең коммерция эшчәнлегеннән кергән керемнәрдән мәктәп туклануын оештыруга чыгымнарны өлешчә компенсацияләү нәтиҗәсендә, мәктәп туклануының бәясе ике ел эчендә куллану бәяләре индексыннан шактый түбәнрәк һәм төрле туклану комплекслары буенча 8-17% тәшкил итә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, башлангыч мәктәпнең барлык укучылары, ә алар быел 77 мең кеше, бюджет хисабына бер тапкыр кулланыла торган бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителгән – аның бәясе 2022 елның 1 нче сентябреннән индексацияләнгән, хәзер ул бер кешегә 62,10 сум тәшкил итә.

Моннан тыш, Казан бюджетыннан максатчан финанслау хисабына кайнар ризыкны ташламалы категорияләргә караган 5-11 нче сыйныф укучылары, шул исәптән мобилизацияләнүчеләрнең балалары да бушлай ала. Хәзерге вакытта бу категориягә 14 мең бала, ягъни Казанның барлык өлкән сыйныф укучыларының 18% ы керә.

Шулай итеп, мәктәпләрдә барлык сыйныф укучыларының 45% ы тулысынча бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителгән.

Хәзерге вакытта Казанның барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә гамәлдә булган меню укучыларның теләкләрен исәпкә алып төзелгән һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларның туклануын оештыруга санитар таләпләргә туры килә. Меню сезонлылыкны, төп азык матдәләренең кирәкле күләмен һәм укучыларның яшь категорияләре буенча дифференциацияләнгән тәүлеклек рационының кирәкле калориялелеген исәпкә ала.

Җитештерелгән продукция үрнәкләре департамент составына керүче аккредитацияләнгән сынау лабораториясе тарафыннан катгый контрольдә тотыла. 2022 елда чималны нәтиҗәле контрольдә тоту нәтиҗәсендә балалар өчен рөхсәт ителгән таләпләргә туры килмәгән 887 тоннадан артык төрле продукция ташланган.

Хәзер департамент җирле иң эре җитештерүчеләр белән эшли. Предприятиене тәэмин итүчеләр арасында түбәндәге оешмалар бар: «Казан сөт комбинаты», «3 нче номерлы Казан икмәк заводы» АҖ, «2 нче номерлы Казан икмәк заводы» ҖЧҖ, «Казан май комбинаты» АҖ, «Алтын казан» җитештерү-сәүдә фирмасы, «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» АҖ, «Касыймов сөт комбинаты» ҖЧҖ, «Бөгелмә сөт комбинаты» ҖЧҖ, «Алексеевск сөт-консерва комбинаты» ЯАҖ, «Күмәч-кондитер комбинаты» АҖ, «Яр Чаллы ит комбинаты» ҖЧҖ, «Алабуга ит-консерва комбинаты» АҖ, «Пестречинка» ҖЧҖ, «Кукморагрохимсервис» АҖ һ.б. Балалар өчен азык-төлек сатып алуда җирле тәэмин итүчеләр өлеше якынча 80% тәшкил итә.

Белешмә

Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты 2006 елдан бирле гомуми белем бирү, мәктәпкәчә учреждениеләрне һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрен туклануны оештыруны һәм азык-төлек белән тәэмин итүне башкара.

Предприятие составында түбәндәгеләр эшли:

- ит ярымфабрикатларын җитештерү цехы, кондитер, яшелчә һәм кайнар цехны үз эченә алган азык-төлек комбинаты;

- Казанда 5 тарату пункты булган балалар сөт кухнясы;

- ике атналык чимал запасын сакларга мөмкинлек бирүче азык-төлек складлары комплексы;

- 58 берәмлек йөк автотранспорты күләмендә махсуслаштырылган транспорт паркы; көн саен Казанның һәм Татарстан Республикасының 300 дән артык мәктәбенә 110 тоннадан артык продукция ташыла.

Барлык яңалыклар