Финалистларның гала-концерты һәм конкурс сайлап алуында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче ноябрь). Казанда Иветта Воронова исемендәге «Яңа исемнәр» хәйрия фонды стипендиатларын сайладылар. Стипендиат исеменә 5-нче номерлы балалар музыка мәктәбе укучысы Эльмира Мөхәммәтҗанова (жюрига баянда виртуоз уен күрсәтте), 14-нче номерлы балалар музыка мәктәбе укучысы, «Зәңгәр кош» фестивале катнашучысы Камил Фатыйхов һәм 6-нчы номерлы балалар сәнгать мәктәбе укучысы Александра Рябова лаек булды.
Кызыксындыру премиясе белән П.И.Чайковский исемендәге 1-нче номерлы балалар музыка мәктәбендә тәрбияләнүче яшь пианист Рөстәм Акияков бүләкләнде, дип хәбәр итә Казанның Мәдәният идарәсе.
Финалистларның гала-концерты һәм конкурс сайлап алуында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узды, дип хәбәр итәләр Мәдәният идарәсендә.