Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.10.2022, 12:39

Татарстан стендын «Төзелеш сәнгате» халыкара архитектура фестивалендә «Алтын билге» белән билгеләп үттеләр

Төбәктән презентацияне ТР Төзелеш министрлыгы һәм Казан архитектура бергәлеге әзерләде.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче октябрь, Юлия Летникова). Мәскәүдә «Россия төбәкләре» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән Татарстан Республикасы стенды «Алтын билге» белән бүләкләнде. Күргәзмә «Төзелеш сәнгате» ХХХ Халыкара архитектура фестивалендә узды, ул илебез башкаласында 28-30 нчы сентябрьдә булды. Бу хакта Башкарма комитетта узган аппарат киңәшмәсендә Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина хәбәр итте.

«Казан Мэры Илсур Метшин ТР башкаласында архитектураның яңа, югарырак сыйфатына ирешү максатын куйды. Шуңа күрә без Казанга абруйлы архитекторларны белгечләребез белән очрашу өчен чакырабыз һәм архитекторларыбызның эре профессиональ форумнарда катнашуларын хуплыйбыз», – диде Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

«Россия төбәкләре» күргәзмәсендә илнең 30 дан артык субъекты стендлары күрсәтелде. Төбәктән презентацияне республика Төзелеш министрлыгы һәм Казан архитектура бергәлеге әзерләде. Конкурс йомгаклары буенча Татарстан стендын гамәлгә ашырылган бүлектә «Территорияләр үсеше һәм шәһәр төзелеше карарлары» номинациясендә «Алтын билге» белән бүләкләделәр. «Бу бик зур уртак эш», – дип ассызыклады Илсөяр Төхвәтуллина.

«Шунысы сөендерә, республиканың һәм аның башкаласының архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендәге казанышлары мондый масштаблы чараларда һәм конкурсларда билгеләп үтелә. Бу өлкәдә хезмәтнең югары бәяләнүе, танылу шәһәрнең киләчәк йөзен билгеләүче архитекторлар ярдәмендә мөмкин», - дип билгеләде Рөстәм Гафаров. Ул шулай ук архитектура җәмәгатьчелеген бүгенге Бөтендөнья архитектура көне белән котлады: «Иҗади җиңүләр телим, без уртак тырышлык белән иң кыю проектларны гамәлгә ашырырга әзер».

«Төзелеш сәнгате» XXX Халыкара архитектура фестивале Мәскәү Хөкүмәте, Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, шулай ук Мәскәүнең архитектура һәм шәһәр төзелеше комитеты ярдәмендә уздырыла. Фестивальне оештыручы булып Россиянең Архитекторлар берлеге тора.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 03.10.2022
Видеорепортаж
03.10.2022 11:46
Казанның архитектура һәм төзелеш өлкәсендәге казанышлары «Зодчество 2022» конкурсында бәяләнде
Барлык яңалыклар