В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Танылган музей хезмәткәре - 95 яшендә ничек сокланудан һәм сокландырудан туктамау хакында.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче март, Алинә Бережная). Стелла Владимировна Писарева - Татарстанның мәдәни тормышында легендар шәхес. Ул 1979 елда Казан университетының Тарих музеен оештыра, аны 39 ел җитәкли. Аның җитәкчелегендә йөзләгән университет күргәзмәләре, семинарлар, фәнни-гамәли конференцияләр оештырылды. Олы яшьтә булуына карамастан, ул Горький һәм Шаляпин музееның өлкән фәнни хезмәткәре булып эшләвен дәвам итә. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Стелла Владимировна KZN.RU портал укучыларына күңеленең яшьлек серләрен ачты һәм мәктәптә өйрәнгән фәннең аның тормышына ничек йогынты ясавы турында сөйләде.
«Кадерле Стеллочка Писаревага 1954 елгы конференция истәлегенә җылы хисләр һәм рәхмәт сүзләре белән», – Стелла Владимировна елмаеп, фотосурәттә танылган опера җырчысының кызы Ирина Шаляпина калдырган юлламаны укыды.
Язучы Константин Фединның автографы.
Кайчандыр Стелла Владимировна эшләгән музейларда булып киткән танылган кешеләрнең автографлары булган китаплар һәм фотосурәтләрдән чын коллекция җыелган. Алар арасында – шагыйрьләр Михаил Луконин, Николай Доризо, Евгений Евтушенко һәм башкаларның юлламалары бар. «Бу очрашулар һәрвакыт күңелле узды, - дип искә ала Стелла Владимировна. - Элек Горький музее Казанның мәдәни тормыш үзәге иде. Бирегә рәссамнар, артистлар килде, биредә еш кына иҗади очрашулар оештырылды – музей беркайчан да буш тормады».
Безнең героебызны сәнгатькә мәхәббәт балачактан озата килә - кечкенә Стелла яшәгән фатирда күп санлы сәнгать әсәрләре тупланган өй китапханәсе була, аның әтисе Михаил Светловның «Гренада» әсәреннән өзекләр китерергә яраткан. «Укырга иртә өйрәндем. Мәктәптә әдәбиятны бик яраттым, әсәрләрне анализлау ошый иде, Николай Островскийның «Корыч ничек чыныкты» романы аеруча тәэсирләндерде», – дип сөйләде Стелла Владимировна. Әдәбиятка мәхәббәт аның булачак һөнәрен билгели.
1942 елда оккупацияләнгән Украинадан әнисе белән Казанга күчеп, Стелла Владимировна Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң ул Горький музеена фәнни хезмәткәр булып урнаша. Бер елга дип уйлаган идем, ә гомеремне музей эшчәнлеге белән бәйләгәнмен булып чыкты.
Стелла Писарева (сулда) 1957 елда Мәскәүдә Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында.
Сәнгатькә гашыйк кызны шунда ук иҗади даирәләрдә күреп алалар һәм Казан телевидениесенә чакыралар. «Мин әдәби тапшыру алып бардым, шәһәрнең мәдәни тормышы, танылган сәнгать эшлеклеләре турында сөйләдем, - дип искә ала Стелла Владимировна. - Катлаулы булса да, бик мавыктыргыч булды, чөнки ул вакытта Казан телевидениесе барлыкка килде генә һәм барлык тапшырулар да туры эфирда барды».
Сәнгать өлкәсендә 70 елдан артык хезмәт итү дәверендә танылган музей хезмәткәре куллары аша йөзләгән сирәк экспонат узган - аның сүзләренә караганда, зур дулкынлану хисе белән. «Мин аларны кулларымда тоттым һәм үз күзләремә ышанмадым, ә башымда гел бер фикер әйләнде: «Бу кулъязмалар Муса Җәлилнеке булган, ә хәзер аларны син кулыңда тотасың!», - Стелла Владимировна үзенә шагыйрьнең хатыны Әминә ханым Җәлилова легендар Моабит дәфтәрләрен ТАССР Милли музеена (хәзерге вакытта ТР Милли музеена – ред. иск.) тапшыргандагы тәэсирләрен хәзергедәй хәтерли.
Стелла Владимировнаның Казан университеты тарихын саклауга керткән өлеше бәяләп бетергесез, аның 175 еллыгына аңа музей оештырырга тәкъдим итәләр. «Миңа 1 ел һәм 2 ай вакыт кирәк булды. Кыенлыкларга игътибар итмәдем, иң кызыгы – материаллар һәм экспонатларны җыю, тарихта казыну иде, чөнки ул вакытта интернет юк иде», - дип билгеләп үтте әңгәмәдәшебез. Стелла Владимировна туган университетына 39 ел гомерен багышлый. Аның тырышлыгы белән 25 мең раритет экспонаттан торган коллекция туплана. «Студентлар, укытучылар, чыгарылыш сыйныф укучылары, күренекле галимнәр – Е.К.Завойский, Б.А.Арбузов, Б.Л.Лаптев һәм башкалар ярдәм итте», – дип искә ала Стелла Владимировна.
Стелла Писарева А.М.Горький исемндәге Казан музеенда экскурсия алып бара. 1947 ел.
Ул музейда беренче экспонат – Н.И.Лобачевский печаткасы ничек барлыкка килүе турында горурланып сөйли. «Ул профессор Александр Норденда сакланган. Мин аңа дулкынланып килдем. Аның кулъязмаларын музейга алырга теләвемне әйттем, ә аннары печатка хакында сүз башладым, сезнең шундый ядкарьләрегез бар икәнен беләм, дидем Ул шунда ук, минем гаҗәпләнүемә, печатканы музейга бүләк итәргә ризалашты, – дип сөйләде Стелла Владимировна. - Мин аны йодрыгымда кысып тоттым һәм көне буе университет буйлап шулай йөрдем».
Бөтен гомерен яраткан эшенә багышлаган Стелла Владимировна һәрчак мода буенча киенә – аның гардеробында әлегә кадәр күлмәкләр, бизәнү әйберләре, аксессуарлар күп, ә хатын-кыз сумкасында һәрчак помада бар. «Һәр көнем иртәнге бәдрәфтән башлана – мин буянмаган һәм чәчемне матур итеп җыймаган килеш урамга чыга алмыйм ич, мин бит хатын-кыз, димәк, матур булырга тиеш. Кемдер өчен түгел, ә иң беренче чиратта үзем өчен», – дип көлә Стелла Владимировна.
Музей сәнгатенең чибәр ханымы каян шулкадәр көч һәм энергия аласыз, дигән сорауга ышандырырлык итеп җавап бирде: «Минем янымда һәрвакыт яхшы кешеләр бар, нәкъ менә алар минем илһам чыганагым».
Белешмә
Стелла Владимировна Житомир өлкәсенең Бердичев шәһәрендә 1925 елның 28-нче февралендә туа. 1946 елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлап, А.М.Горький музеена (хәзер А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее) килә, анда 1964 елга кадәр эшли. Аннан соң ТАССР Дәүләт музеенда фәнни эш буенча директор урынбасары вазифасын башкара, фәнни-тикшеренү юнәлешенә җитәкчелек итә, күргәзмәләр һәм масштаблы экспозицияләр оештыра. Аның җитәкчелегендә оештырылган «Татар әдәбияты тарихы», «Г.Тукайның 80 еллыгы», «Герой-шагыйрь М.Җәлил» күргәзмәләре Мәскәүдә тәкъдим ителде.
Казан Мэры Илсур Метшин Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» бәйгесе нәтиҗәләре буенча Стелла Писареваны бүләкли. 2017 ел.
С.В.Писареваның яңа республика музейларын булдыруга керткән өлеше зур: Бөгелмәдә Ярослав Гашек музее (1966 ел), Чуваш АССРның Козловск шәһәрендәге Н.И.Лобачевский музее (1994 ел), шулай ук Яр Чаллы шәһәрендәге КамАЗ тарихы һәм төзелеше музее, Кырлай авылындагы Г.Тукай музее. Стелла Писарева җитәкчелегендә 1979 елда оештырылган Казан дәүләт университеты тарихы музее шәһәрнең мәдәни тормышында мөһим үзәк булып тора.
Хәзерге вакытта А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда эшләп, Стелла Писарева Татарстан һәм башка төбәкләрнең иҗат мохите вәкилләре катнашында мәдәни-агарту программаларын оештыра, күргәзмәләр, массакүләм мәгълүмат чараларында басмалар авторы булып тора.
1975 елда Стелла Владимировна Писаревага «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелә.
Аның мәдәният үсешенә керткән өлеше күп кенә хөкүмәт бүләкләре белән билгеләп үтелде: «Фидакарь хезмәт өчен. В.И.Ленинның 100 еллыгы уңаеннан» (1970 ел), «Хезмәттәге казанышлары өчен» (1971 ел) медальләре, «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе (2004 ел), «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» (2005 ел), «Фидакарь хезмәт өчен» (2015 ел) медальләре, Татарстан Республикасы Президентының Мактау грамотасы (1995 ел), Россия музейлар берлегенең Мактау грамотасы (2004 ел), Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты (2010 ел).
2004 елда ул «Казан университетының атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була.
Материалда С.В.Писареваның шәхси архивыннан алынган фотографияләр кулланылды.