В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программада ТР башкаласының югары уку йортлары һәм көллиятләреннән 33 студент катнашты.
Фото: Кадрлар сәясәте идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче март). Казанда шәһәр Мэриясе эшчәнлеге белән танышырга теләүче студентлар өчен стажировка башланды. Проектта ТР башкаласының югары уку йортлары һәм көллиятләреннән 33 студент катнашты.
Конкурс сайлап алуында барлыгы 324 кеше булды. Стажировкада катнашырга теләүчеләр арасында шулай ук мәктәп укучылары да бар иде: Казан гимназиясенең 13 яшьлек укучысы сайлап алуда иң яшь катнашучы булды.
Конкурс сайлап алуында Кадрлар сәясәте идарәсе хезмәткәрләре район администрацияләре башлыклары белән берлектә башкаланың югары уку йортларында стажировка программасын тәкъдир иттеләр. Студентлар белән дүрт ачык диалог, шәһәр хуҗалыгын үстерү темасына дискуссияләр булды. Шулай ук конкурсантлар «Мэриядә Стажировка» проектының киләчәк үсешенә карата үз фикерләрен белдерделәр.
Стажировка программасын ачуда Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Булат Алеев катнашты. «Без сезнең шәһәргә файдалы булу теләгегезне югары бәялибез, шуңа күрә шәһәр тормышының барлык өлкәләрен колачлаячак бай программа әзерләдек. Сораулар бирегез, фикерләрегезне җиткерегез, без барлык тәкъдимнәр һәм теләкләргә ачык», – дип мөрәҗәгать итте Б.Алеев студентларга.
Стажировканың беренче көнендә катнашучылар Казан Мэриясе тарихы һәм структурасы белән танышуга юнәлтелгән эшлекле уенда катнашты. Уен барышында студентларга Мэрия хезмәткәрләре булырга һәм шәһәр мәсьәләләрен хәл итүдә катнашырга тәкъдим ителде. Әйтик, «Киләчәккә караш» станциясендә студентларга Казанда булмаган объект уйлап табарга, ә «Йолдызлы HR» станциясендә Россиянең популяр йолдызларының берсен Мэриягә эшкә алырга кирәк иде.
Барлык студентларга Казан Мэриясе стажерының старт җыелмаларын тапшырдылар.
Киләсе очрашу 1 нче апрельдә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров белән узачак. Студентларга Казанның 2030 елга кадәрге социаль-икътисади үсеше белән танышырга туры киләчәк.
Исегезгә төшерәбез, Мэриядә стажировка проекты беренче тапкыр гамәлгә ашырыла. Аның бурычы – Казан югары уку йортлары һәм махсус урта уку йортлары студентларына муниципалитетның эшен күрсәтү, шәһәр хуҗалыгы инфраструктурасы һәм карьера төзү мөмкинлекләре белән таныштыру.