В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкын сәнгать һәм zero-waste буенча лекцияләр, фоторәсемнәр һәм балалар уенчыклары ясау буенча мастер-класслар көтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче апрель). 25-нче апрельдә Казанда Stay Home Fest онлайн-фестивале узачак. Катнашучылар өйдән чыкмыйча гына җирле җитештерүчеләр продукциясе булган маркетка бара, спорт мәйданчыгында шөгыльләнә һәм лекцияләр тыңлый алачак.
Шәһәр халкын сәнгать һәм zero-waste буенча лекцияләр, фоторәсемнәр һәм балалар уенчыклары ясау буенча мастер-класслар көтә. Үзизоляция режимы шартларында актуальләшә барган аерым юнәлеш - бу менталь сәламәтлек турында кайгырту. «Нигезләр нигезе» медитацияләре өчен киңлек булдыручылар дөрес медитацияләү турында сөйләячәк, ә психолог һәм биюче Мария Вотинцева Zoomда бушлай консультацияләр уздырачак.
Фестивальдәге физик активлык юнәлешен үстерү өчен «Яшел фитнес» проекты җавап бирә. Һөнәри инструкторлар белән бергә кунаклар йога, реггетон, бодибалет, функциональ күнегүләрне сынап карый алачак.
Моннан тыш, фестивальдә ризыкка заказ бирү, шул исәптән файдалы туклану, җирле җитештерүчеләрдән китерү мөмкинлеген кулланып булачак.
Фестивальнең тагын да җентекле программасы, шулай ук катнашучылар исемлеге чара сайтында һәм проектның Instagram-аккаунтында урнаштырылачак.