В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Медицина учреждениесендә COVID-19 кичергән балигъ булмаганнарны реабилитацияләү программасы эшләнгән һәм кертелгән
Фото: ТР ССМ Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче декабрь). Профессор Камил Зыятдинов исемендәге 18 нче Казан шәһәр хастаханәсенең балалар стационары «Балаларга иң яхшысы» бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Медицина учреждениесе сыйфат билгесе белән бүләкләнде.
Исегезгә төшерәбез, балалар стационарында COVID-19 кичергән балаларны реабилитацияләү программасын эшләделәр һәм гамәлгә керттеләр. Программа гомуми терапия методикасын һәм физиотерапия чараларын үз эченә ала. Өч ел эчендә 185 балигъ булмаган бала реабилитацияләнде, дип хәбәр иттеләр ТР ССМ Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсендә.
«Балаларга иң яхшысы» конкурсы – балалар һәм яшүсмерләр өчен продукцияне, хезмәтләрне һәм инфраструктураны ирекле сертификацияләү системасы. Җиңүчеләргә шул ук исемдәге товар билгесе бирелә, ул товарның куркынычсызлыгын һәм аның югары сыйфатларын күрсәтә.