В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарада профессионаллар да, һәвәскәрләр дә катнаша
Фото: Денис Гордийко
Чараның беренче көнендә Minutes форматында ярышлар планлаштырылган. Катнашучыларга мөмкин кадәр зуррак дистанцияне шәхси йөзүләрдә – 15, 30 яки 60 минут, ә эстафетада 10 минут эчендә үтәргә кирәк. Мондый формат озын дистанцияләргә йөзәргә яратучыларга, триатлетларга, марафончыларга һәм хәтта велосипедта ярышучыларга да туры киләчәк.
12 нче майда бүләкләр Swimcup Indoor стартында уйнатылачак. Бассейндагы турнир сулыкларда уздырыла торган йөзү ярышлары кагыйдәләре буенча үтәчәк. Йөзүчеләр өчен ачык судагы ярышлар имитациясе булдырылачак.
Әлеге көн программасына 1000 метрга йөзү һәм 15 минутлык вакыт лимиты белән эстафета кертелгән, дип хәбәр итә Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.