Проектта 16 команда катнашачак, аларга ике ай эчендә җырлар язарга туры киләчәк
Фото: Автор фотографии
Проектта өч кешедән торган 16 коллектив катнашачак. 25 нче сентябрьдә жирәбәдә композиторлар һәм авторлар берлекләре билгеләнәчәк, ә декабрьдә тыңлаудан соң командаларга башкаручылар кушылачак, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.
Исегезгә төшерәбез, «Безнең җыр» проекты беренче тапкыр 2019 елда гамәлгә ашырылды. Идея авторы – Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, ул элегрәк «Калеб» берләшмәсен җитәкләгән иде. Катнашучылар ярты ел эчендә 32 җыр язган, шуларның 20 се гала-концертта яңгыраган. Проектта композиторлар Эльмир Низамов, Зөлфәт Вәлиуллин, Миләүшә Хәйруллина, шагыйрьләр Эльмира Җәлилова, Луиза Янсуар, Рүзәл Мөхәммәтшин, башкаручылар Филүс Каһиров, Артур Исламов, Эльза Заяри, Эльмира Кәлимуллина һәм башкалар катнашты.
Лабораториянең максаты – яшь композиторлар, шагыйрьләр һәм башкаручыларга әсәрләр язу өчен иҗади платформа булдыру һәм милли җыр фондын тулыландыру.
Иҗади лаборатория Казан Мэриясе һәм Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм республика халыклары вәкилләренең телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән «Калеб» берләшмәсе тарафыннан гамәлгә ашырыла.