Конкурска 2,5 меңнән артык эш тапшырылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче октябрь). « Ил объективта « Бөтенроссия халык санын алу фотоконкурсының иң яхшы фоторәсемнәре өчен тавыш бирү башланды. Конкурска бөтен илдән 2,5 меңнән артык эш тапшырылган. Тавыш бирү 7-нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, конкурс 30-нчы июньдә старт алды. Теләге булган һәр кеше социаль челтәргә түбәндәге номинацияләр буенча фотография куя ала: «Випинга илеңне күрсәт» – Бөтенроссия халык санын алу талисманы Випин кошы катнашында үз шәһәреңнең яисә авылыңның күркәм һәм колоритлы истәлекле урыннарын төшерү. Талисман цифрлы технологияләр кулланып ясалган эшләнмәләр, рәсемнәр, костюм яки сурәтләр рәвешендә тәкъдим ителергә мөмкин; «Традицияләрне саклыйбыз» номинациясендә төрле регионнарда яшәүче кешеләрнең милли киемнәрдәге якты образлары, шулай ук этник кухня ризыклары, йола һәм бәйрәм күренешләре сурәтләнгән фотоэшләр булырга тиеш; «Гаилә альбомы» номинациясе үз туганнарының берничә буыны фотографияләрен туплый. Һәр фото астында кайсы номинациягә каравы турында кыскача тасвирлау булырга тиеш иде.
Конкурска барлыгы 2,5 меңнән артык эш тәкъдим ителде. 30-нчы сентябрьдә эшләр кабул итү тәмамланды, катнашу өчен модерациядән соң 2289 фоторәсем хупланды. Иң күп фотографияләр «Випинга илен күрсәт» номинациясендә кабул ителгән – 1278. «Традицияләрне саклыйбыз» номинациясе бераз артта калып бара – 918 фотография. «Гаилә альбомы» номинациясендә 457 эш.
Конкурс призерлары ике этапта билгеләнәчәк: Бөтенроссия халык санын алу сайтында тамашачылар тавыш бирүе һәм жюри сайлавы ярдәмендә. Беренче этапта теләсә кайсы теркәлгән кулланучы тавыш бирү (фотога лайк кую) хокукына ия. Һәр лайк бер конкурс баллына тигез. Тавыш бирү 1-нче октябрьдән 7-нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Конкурста катнашучыларның фотосурәтләрен карарга һәм лайклар куярга Бөтенроссия халык санын алу сайтында мөмкин.
Кулланучылар тавыш бирүе нәтиҗәләре буенча һәр номинация буенча иң яхшы эшләрдән шорт-лист формалаштырылачак. Һәр шорт-листта җиңүчеләрне һәм призерларны жюри әгъзалары сайлаячак – аңа Росстат, конкурс оештыручылары һәм фотоиндустрия вәкилләре керәчәк.
Һәр номинациягә, салымнарны да кертеп, 25 мең, 15 мең һәм 10 мең сум күләмендә өч премия биреләчәк. Жюри шулай ук фотоконкурсның гран-при иясен 50 мең сум белән бүләкләячәк. Призерларга аларга тиешле премия бирелүне раслаучы электрон дипломнар җибәреләчәк.
Конкурс нәтиҗәләре strana2020.ru сайтында һәм халык санын алуның рәсми битләрендә, социаль челтәрләрдә 2020 елның 15-нче октябреннән дә соңга калмыйча бастырылачак, дип хәбәр итә Бөтенроссия халык санын алу медиаофисы.