ТР башкаласында Казан мэрының исемле стипендияләрен алуга гариза бирү кампаниясе ачылды. Конкурс 30 яшькә кадәрге яшьләр иҗтимагый оешмалары белгечләре, югары уку йортларында һәм махсус урта уку йортларында көндезге бүлектә укучы студентлар, аспирантлар, ординаторлар арасында үткәрелә.
Катнашырга теләүчеләргә шәһәр хуҗалыгы, социаль өлкә һәм яшьләр сәясәте проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән фәнни эшләр тәкъдим итәргә кирәк. Проектлар Казан өчен гамәли әһәмияткә ия булырга тиеш.
16 аспирант һәм клиника ординаторы 50 мең сум күләмендә стипендия алачак, югары уку йортларыннан 20 студент һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре әгъзалары – 35әр мең сум, һөнәри белем бирү учреждениеләреннән ике студент 20әр мең сум күләмендә стипендия алачак.
Теркәлү өчен 17 ноябрьгә кадәр «Россия яшьләре»
системасы аша һәм
smus.kzn@mail.ru электрон почтасына гариза җибәрергә кирәк. Анкетага берничә документ беркетү таләп ителә. Кирәкле исемлек белән
сылтама буенча танышырга мөмкин. Сайлап алудан соң конкурсның турыдан-туры этабы узачак, ул эксперт комиссиясе каршында проектны яклауны күздә тота.
Жюри әгъзалары Казанның төрле тармакларында эшләүче югары белем бирү, фәнни һәм иҗтимагый оешмаларының әйдәп баручы белгечләре булачак, дип хәбәр итә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.
Казан мэрының исемле стипендияләрен бирү конкурсы беренче тапкыр 1994 елда уздырылды. 2024 елда ул утызынчы тапкыр уза. Бу вакыт эчендә эксперт советы җиде меңнән артык эшне карады. Шәһәрнең меңгә якын студенты һәм аспиранты стипендиатлар булды.