В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучылар 5 һәм 10 чакрым йөгереп үтә алачак
Казанда «Россия чаңгы юллары» бөтенроссия марафонына теркәлү ачылды. Массакүләм старт 8 февральдә булачак, катнашучылар 5 һәм 10 чакрымлы аралыкларны сайлый алачак, дип хәбәр итте ТР Спорт министрлыгы.
Татарстан башкаласында ярышлар дүрт мәйданчыкта узачак:
Каенлыкта (Дәрвишләр бистәсе);
Горки-Әмәт урманында;
Казансу елгасы тугаенда (Гаврилов ур. – Маршал Чуйков ур.);
«Локомотив» стадионында.
Узышта катнашу өчен дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирергә кирәк. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган массакүләм старт бөтен ил буйлап узачак.
Исегезгә төшерәбез, узган ел «Россия чаңгы юллары» бөтенроссия ярышында 15 меңгә якын казанлы катнашты. Старт «Мирный» чаңгы-биатлон комплексының яңа мәйданчыгында бирелде, анда иң күп – 5,3 мең катнашучы җыелган иде.