Чара 30 нчы майда «Аккош күле» урман паркында узачак
Фото: Денис Гордийко
Ярышларда Татарстан предприятиеләре яки оешмалары хезмәткәрләре катнаша ала. Моның өчен алты кешедән торган команда җыярга кирәк. Катнашучылар 18 яшьтән өлкәнрәк, оешмада ким дигәндә өч ай эшләгән булырга тиеш. Һәр төркем составында кимендә ике хатын-кызның булуы да мәҗбүри.
Командалардан 20 нче майга кадәр smpo-kazan@yandex.ru электрон адресына гариза җибәрү сорала. Тулырак мәгълүматны +7(905)026-95-91 телефоны аша белергә мөмкин (проект координаторы – Диана Губернаторова).
Ярышларда катнашучыларны һәм җанатарларны концерт программасы, интерактив һәм тематик мастер-класслар, шулай ук җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы көтә.
Проект физик сәләтне үстерүгә, иҗади фикерләүне һәм команда рухын формалаштыруга юнәлдерелгән. Ярышлар вакытында командалар үзләренең физик әзерлек дәрәҗәсен, интеллектларын һәм осталыкларын күрсәтәчәк.
«Корпорацияләр кроссы»н оештыручылар – Казан мэриясе, ТР Спорт министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, республика предприятиеләре һәм оешмалары, «ТР предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре берлеге» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы.
Исегезгә төшерәбез, былтыр «Аккош күле» урман паркында узган «Корпорацияләр кроссы»на Татарстанның 72 предприятиесе кушылды. Алар арасында Казан вәкилләре дә бар иде: «КамАЗ» ГАҖ, «Татэнерго» АҖ, «Казаноргсинтез», Казан дары заводы. 600 кеше, 100 командага бүленеп, төрле катлаулылыктагы каршылыклар булган 3 км озынлыктагы дистанциягә йөгерде.