Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.06.2025, 17:22

«Шәһәр бакчачысы мәктәбе» проектының яңа сезонында катнашуга теркәлү башланды

Барлыгы алты теоретик һәм гамәли дәрес планлаштырылган

Татарстан башкаласында «Шәһәр бакчачысы мәктәбе» проектының өченче сезонында катнашуга теркәлү башланды. Дәресләр барышында халык җәмәгать киңлекләрендәге яшел үсентеләрне тәрбияләү үзенчәлекләрен өйрәнәчәк.

Алты теоретик һәм гамәли дәрестән торган курсны агроном-эколог, агач инспекторы Александр Матюха үткәрәчәк. Ул шәһәр халкы тормышында үсемлекләрнең роле турында сөйләячәк, шулай ук чәчәкләр һәм агачларны тәрбияләргә өйрәтәчәк.

Беренче дәрес 21 июньдә «Ак чәчәкләр» бульварында, ә икенчесе – 28 июньдә Аксенов исемендәге скверда узачак. Июль дәвамында дәресләр Кече Акчарлак күле янындагы паркта, «Ак Чәчәкләр» бульварында, шулай ук Җиңү паркы һәм «Светлая долина» торак комплексы янындагы паркта үткәреләчәк.

Проект шартлары арасында – проектта катнашучылар һәр дәрескә йөрергә һәм 16 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш. Курс тәмамлангач, барлык дәресләрдә булган шәһәрлеләргә мәктәпне тәмамлаучы сертификаты тапшырылачак.

Барлык очрашулар 11:00 дә узачак. Проектның яңа сезоны турында төгәлрәк һәм теркәлү сылтама буенча, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.

Шәһәр бакчачысы мәктәбе – җәмәгать киңлекләрендәге яшел үсентеләрне карау үзенчәлекләрен өйрәнүгә, шулай ук аларга җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән белем бирү проекты.

Барлык яңалыклар