Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.08.2022, 11:32

Казанда «Сообщество» форумына теркәлү башланды

Әлеге мәйданчык активистларны, социаль юнәлешле эш белән шөгыльләнергә әзер булган коммерцияле булмаган оешмаларның вәкилләрен һәм шәһәрлеләрне берләштерәчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче август). 24-25 нче августта «Казан Экспо» халыкара күргәзмә комплексында Идел буе федераль округының «Сообщество» форумы узачак. Чара үткәрү турындагы боерыкны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Казандагы мәйданчык социаль юнәлешле эш белән шөгыльләнергә әзер булган активистларны, коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләрен һәм битараф булмаган шәһәрлеләрне берләштерәчәк. Форумда алар «Россия: мәдәниятләрнең күптөрлелеге, гражданнарның бердәмлеге» темасына фикер алышачак.

Чара программасында – секцияле дискуссияләр, проект һәм питчинг-сессияләр, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар, семинарлар, тренинглар һәм эш киңәшмәләре, дип хәбәр итә форумны оештыручылар – РФ Иҗтимагый палатасы.

«Сообщество» форумына теркәлү инде башланды. Катнашу өчен гаризалар коммерцияле булмаган оешмалардан, социаль эшкуарлар, бизнесменнар, хакимият вәкилләре һәм журналистлардан кабул ителә. Форум турында өстәмә мәгълүматны сылтама буенча белергә була.

Россия Иҗтимагый палатасы «Сообщество» форумын 2015 елдан башлап үткәрә. Чара җәмгыять, бизнес һәм хакимият арасында диалог өчен ачык мәйданчык булып тора. Ел дәвамында форумнар илнең берничә федераль округында оештырыла, чараларны Мәскәүдә йомгаклау форумы тәмамлый.

«Сообщество» форумының максаты – төбәкләрдә гражданлык җәмгыяте һәм социаль юнәлешле практикаларның үсеш дәрәҗәсен ачыклау, булган проблемаларны һәм аларны хәл итү юлларын тикшерү, уңышлы тәҗрибәләрне тарату.

Барлык яңалыклар