В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге мәйданчык активистларны, социаль юнәлешле эш белән шөгыльләнергә әзер булган коммерцияле булмаган оешмаларның вәкилләрен һәм шәһәрлеләрне берләштерәчәк.
Фото: Денис Гордийко
Казандагы мәйданчык социаль юнәлешле эш белән шөгыльләнергә әзер булган активистларны, коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләрен һәм битараф булмаган шәһәрлеләрне берләштерәчәк. Форумда алар «Россия: мәдәниятләрнең күптөрлелеге, гражданнарның бердәмлеге» темасына фикер алышачак.
Чара программасында – секцияле дискуссияләр, проект һәм питчинг-сессияләр, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар, семинарлар, тренинглар һәм эш киңәшмәләре, дип хәбәр итә форумны оештыручылар – РФ Иҗтимагый палатасы.
«Сообщество» форумына теркәлү инде башланды. Катнашу өчен гаризалар коммерцияле булмаган оешмалардан, социаль эшкуарлар, бизнесменнар, хакимият вәкилләре һәм журналистлардан кабул ителә. Форум турында өстәмә мәгълүматны сылтама буенча белергә була.
Россия Иҗтимагый палатасы «Сообщество» форумын 2015 елдан башлап үткәрә. Чара җәмгыять, бизнес һәм хакимият арасында диалог өчен ачык мәйданчык булып тора. Ел дәвамында форумнар илнең берничә федераль округында оештырыла, чараларны Мәскәүдә йомгаклау форумы тәмамлый.
«Сообщество» форумының максаты – төбәкләрдә гражданлык җәмгыяте һәм социаль юнәлешле практикаларның үсеш дәрәҗәсен ачыклау, булган проблемаларны һәм аларны хәл итү юлларын тикшерү, уңышлы тәҗрибәләрне тарату.