Татарстан башкаласында «Диалоглар. Җәйге очрашулар» архитектура-шәһәр төзелеше конференциясендә катнашу өчен
теркәлү башланды. Чарага тыңлаучы буларак та, спикер буларак та килергә мөмкин.
Конференция 22 нче августтан 24 нче августка кадәр Казанда узачак. Анда ике тема: «Шәһәрдә сәнгать» һәм «Архитектура һәм шәһәр төзелешендә информацион технологияләр һәм ясалма интеллект» буенча фикер алышырга планлаштыралар.
Чара архитектор, шәһәр төзүчеләр, дизайнер, башкарма хакимият органнары, профильле институт һәм үсеш үзәкләре хезмәткәрләренә кызыклы булачак. Конференцияне Казанны үстерү институты оештыра.
Исегезгә төшерәбез, ТР башкаласында апрель аенда «Диалоглар. Язгы очрашулар» булып узды. Форумның төп темасы: «Шәһәрдә сәнәгать: сәнәгать территорияләренең хәзергесе һәм киләчәге» булды. Чарага 1,2 меңнән артык кеше теркәлгән иде. Ачылышта мэр Илсур Метшин чыгыш ясады.