Казанлыларның басма матбугатка 40% ташлама белән язылу мөмкинлеге бар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче апрель). Казанлыларның басма матбугатка 40% ташлама белән язылу мөмкинлеге бар. Акция икенче яртыеллыкка кагыла һәм якындагы 10 көн эчендә гамәлдә булачак.
Бүгенге көннән Казанда яшәүчеләр 1700-дән артык басмага языла ала, шул исәптән бизнес-газеталар, ялтыравык журналлар, балалар өчен матбугат, күңел ачу, һөнәри, тармак һәм башка басмаларга.
Язылуны почта бүлекчәсенә бармыйча да рәсмиләштерергә мөмкин: мобиль кушымтада, Россия почтасы сайтында яки почтальон аша өйдә генә. Акциядә катнашучы басмалар исемлекләрдә махсус төсле тамга белән билгеләп үтелде. Газета һәм журналларны дөньяның теләсә кайсы төбәгендә яшәүче якыннарыгызга бүләккә дә яздырып, дип хәбәр итә «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе матбугат хезмәте.
Моннан тыш, «Игелек агачы» хәйрия акциясе дә дәвам итә. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан теләге булган һәркем ветераннарны яки картлар йортларында эшләүчеләрне журналларга һәм газеталарга яздыра ала.