В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
24-нче апрельгә кадәр казанлылар мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге белем дәрәҗәсен бәяли ала.
Фото: Марат Мугинов
«Цифрлы диктант» дүрт тематик блоктан тора: цифрлы куллану мәсьәләләре һәм компьютер белеме нигезләре, цифрлы компетенцияләр, цифрлы иминлек һәм яңа технологияләр. 7-13 яшьлек балалар өчен тестлауның махсус интерактив форматы эшләнгән, ә 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен – «Цифрлы диктантның» аерым варианты. Сорауларның үз блоклары 14-17 яшьлек һәм 18-59 яшьлек катнашучылар өчен әзерләнгән.
Тест нәтиҗәләрен акциядә катнашучылар шәхси кабинетның «Хаталар өстендә эш» бүлегендә карый алачак. Катнашучыларны теркәү һәм «Цифрлы диктант» үзе проект сайтында уза.
Узган елда акциядә катнашучылар саны буенча рекорд куелды – алар 2019 елга караганда 8 тапкырга күбрәк иде – якынча 330 мең кеше. Тест күрсәткәнчә, россиялеләр цифрлы куркынычсызлыкны яхшырак аңлаган, ә алар өчен цифрлы куллану нигезләре турындагы сораулар иң катлаулысы булган. Оештыручылар 2020 ел үзенчәлекләре белән бәйле рәвештә, пандемия аркасында кешеләргә цифрлы технологияләрне үзләштерергә туры килгәнлекҗән, белем дәрәҗәсе үскән дип көтәләр.
Акция Россия электрон коммуникацияләр ассоциациясе (РАЭК), Гомумроссия халык фронты (ОНФ) һәм Microsoft компаниясе тарафыннан партнерлар ярдәмендә оештырылган, дип хәбәр итә ТР саннар министрлыгының матбугат хезмәте.