Катнашу өчен гаризаны 1 нче июньгә кадәр бирергә мөмкин.
Фото: kazan-mfmk.com
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче февраль). Татарстан Республикасы башкаласында 5-9 нчы сентябрьдә узачак XIX Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә гаризалар кабул итү башланды. Катнашу өчен гаризаны 1 нче июньгә кадәр бирергә мөмкин.
ТР Мәдәният министрлыгында хәбәр итүләренчә, сайлап алу комиссиясе июль башына үз эшен төгәлләячәк. Аның составы узган елдан бирле үзгәрешсез калды. Комиссияне тарихчы, культуролог, Яңа мәдәният институты директоры, Россиякүләм кинематография институтының фәнни хезмәткәре, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Россия Федерациясендәге мәдәниятара диалог практикаларын һәм технологияләрен модельләштерү лабораториясе докторы Нина Кочеляева җитәкләячәк.
Шуннан соң фестивальнең конкурс программасы игълан ителәчәк. Аны филология фәннәре докторы, педагогика фәннәре кандидаты, профессор, Россия Ислам Институтының филология һәм илне өйрәнү кафедрасы мөдире Тимур Шәйхуллин белән фәлсәфә һәм сәнгать белеме докторы, кино белгече, Үзәк Азия һәм Төркиянең мәдәният һәм кино турында мәкаләләр һәм басмалар авторы, «Евразия Глобал Коннектинг» агентлыгы генераль директоры Светлана Слапке (Германия) төзиячәк.
Конкурс программасы тулы метражлы һәм кыска метражлы уен һәм документаль фильмнар белән тәкъдим ителәчәк. Шулай ук фестивальне оештыручылар «Милли конкурс» номинациясен булдырганнар.
Кино проекты программасына гомумкешелек рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм мәдәни традицияләрне чагылдырган, тынычлык урнаштыру, дини ныклык һәм гуманизм идеяләрен үз эченә алган Россия һәм чит ил картиналары кертелергә мөмкин.
Катнашу өчен гаризаны фестивальнең рәсми сайтында бирергә мөмкин.
XIX Казан халыкара мөселман киносы фестивале ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, шулай ук «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме белән партнерлыкта уза.