В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Өч көн дәвамында балалар лекцияләргә, экскурсияләргә һәм мастер-классларга йөриячәк
Фото: Денис Гордийко
Анкетада ни өчен сез сменада катнашырга телисез икәнен җиткерү сорала – сайлау барышында оештыручылар җавапларны исәпкә алачак. Нәтиҗәләр 23 нче декабрьдә 16:00 сәгатьтә билгеле булачак.
Өч көн дәвамында 10:00 дән 13:00 гә кадәр 8-12 яшьлек балалар лекцияләргә, экскурсияләргә һәм мастер-классларга йөриячәк. Чараларда балалар кыш көне шәһәрдә яшәүче кошлар һәм аларның яшәү рәвеше турында беләчәкләр, азык һәм Яңа ел уенчыгы ясаячаклар, кышкы күңел ачулар белән танышачаклар һәм күңелле стартларда катнашачаклар, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.